Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Район газетасы призлар уйнатты. Төп приз – электр иттарткычы кемгә эләкте? (+ фото)

Бүген район газетасы редакциясе агымдагы елның икенче яртыеллыгына барлык язылучылар арасында призлар уйнатты.

Алдан хәбәр ителгәнчә, төп приз – электр иттарткычы иде. Шулай ук башка призлар да булды. “Районка”га язылучылар арасында кечкенә салат савытына Карлы авылыннан Җ. Абделнасыйрова (Киров урамы), Рауза Гатауллина (М. Җәлил урамы, 30 йорт), Адав-Толымбайдан М. Г Закиров (Кооператив урамы, 6 йорт), зур салат савытына Буа шәһәреннән Ә. Идрисов (Матросов урамы, 8 “А” йорт), З. К. Салихова (Жорес урамы, 114 йорт, 25 квартира), Карлы авылыннан С. Насыйбуллин (Татарстан урамы, 77 йорт), иләккә Карлы авылыннан М. Хисамиева (Татарстан урамы, 19 йорт), Буадан Г. Кәлимуллина (К. Маркс урамы, 100 йорт), чәй пешерү чәйнегенә Буадан А. К. Гыймалетдинов (Жорес урамы, 105 йорт), электр чәйнегенә Карлы авылыннан Р. З. Сәгъдиев (Совет урамы, 16 йорт) лаек булдылар. Төп приз да Карлы авылына “китәчәк”. Электр иттарткычы Яшел урам, 8 йорт адресы буенча яшәүче Кадрия Шәрәфетдинова квитанциясенә чыкты. Котлыйбыз! Бүләкләрне эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр Буа шәһәре, К. Маркс урамы, 62 йорт адресы буенча килеп алуыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев