Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Район газетасына язылыгыз һәм электр иттарткычы, капчыкта шикәр комы, башка призлар отыгыз!

Кадерле райондашлар! Район газетасы редакциясеннән сезгә шатлыклы хәбәр: “Байрак”, “Знамя”, “Ялав” район газеталарына киләсе яртыеллыкка язылучыларны (почта аша язылучыларны да. альтернатив язылучыларны да) зур бүләкләр көтә.

Төп приз – электр иттарткычы, шулай ук капчыкта шикәр комы, он, башка призлар уйнатыла. Призлар уйнату үзе бер бәйрәм белән булачак! Хәзер үк почта бүлекчәсенә барып район газетасына подписка рәсмиләштерегз, 16 майдан 26сына кадәр “Язылучы декадасы” кысаларында аңа арзан бәядән – алты айга 609 сум 72 тиеннән язылырга була.

Шулай ук альтернатив подписка да бара. Моның өчен редакциягә килеп газетага язылырга һәм үзегезгә уңайлы “нокта”дан килеп алырга була. Алар редакциянең үзендә, “Миләүшә” бинасындагы “Чайная лавка”да, “Балкыш” кибетендә, “Айдар” кибетендәге “Чәчәкләр” салонында, “Вахитов урамындагы “1000 мелочей” кибетендә, К. Либкхнет урамындагы “Унисем” кибетендә, Көнбатыш бистәдә “Юлдаш” кибетендә. Альтернатив язылганда газетабызның бер айга бәясе 75 сум, ярты елга 450 сум чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев