Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Район полиция бүлегендә буалылар дактилоскопия теркәве уза ала

Дактилоскоп теркәү узу ни өчен кирәк? "Район полиция бүлегендә кешеләрнең үз теләкләре буенча бармак эзләрен төшерәләр, дип ишеттем. Нәрсә өчен кирәк ул? Константин Павлов. Буа шәһәре." Сорауга район эчке эшләр бүлегенең эксперт-криминал төркеме начальнигы Равис Абзалов җавап бирә: -Әйе, бүлектә халыкка ирекле дактилоскоп теркәү уздырыла. Бу дәүләт хезмәте күрсәтү төренең...

Дактилоскоп теркәү узу ни өчен кирәк?
"Район полиция бүлегендә кешеләрнең үз теләкләре буенча бармак эзләрен төшерәләр, дип ишеттем. Нәрсә өчен кирәк ул?
Константин Павлов.
Буа шәһәре."
Сорауга район эчке эшләр бүлегенең эксперт-криминал төркеме начальнигы Равис Абзалов җавап бирә:
-Әйе, бүлектә халыкка ирекле дактилоскоп теркәү уздырыла. Бу дәүләт хезмәте күрсәтү төренең берсе. Кешедән алган бармак эзләре алдан дактилокартага, аннан полициянең гомуми базасына кертелә. Әлеге процедурадан куркырга кирәкми. Бу паспорт алу кебек шәхесне раслаучы бер гамәл генә. Дактилоскоп тикшерүе узучыга нәтиҗәләр язылган белешмә бирелә. Бармак эзләрен теркәү кешегә төрле кыен хәлләрдә кирәге чыгуы мөмкин. Мәсәлән, кеше хәтерен җуеп, аның кем икәнлеге ачыклаганда, теге яки бу җинаятькә катнашы барлыгын-юклыгын расларга туры килгәндә һәм башкалар. Мондый тикшерүне узу өчен Буа шәһәре, Космовский урамы, 14нче йорт адресы буенча район эчке эшләр бүлегенә килеп, яисә (8-84374) 3-12-88 телефон номерларына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук Татарстан Эчке эшләр министрлыгының (843) 221-20-02 номерлары буенча "кайнар линия"гә шалтыратырга, www.gosuslugi.ru интернет-порталы аша да хәбәр итеп әлеге тикшерүне уза аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев