Район ЮХИДИ бүлекчәсе: кичә Иске Суыксу авылы янында булган авария турында
Кичә без Казан-Ульяновск трассасында Иске Суыксу авылы янында үлем белән очланган юл-транспорт һәлакәте турында язган идек. Анда “ВАЗ-2112” автомобиле йөртүчесе, 1949 елгы ир-ат һәлак булды.
Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ВАЗ-2112 автомобиле икенчел юлдан чыккан. Шул рәвешле ул төп юлдан килүче “КамАЗ” автомобиленә юл бирмәгән – ике транспорт бәрелешкән. “Сөзешү” нәтиҗәсендә “ВАЗ-2112” юл кырыена “очкан” һәм басып торучы “Рено” автомобиленә бәрелгән.
Инспекторлар белдерүенчә, “ВАЗ-2112” һәм “КамАЗ” автомобиле йөртүчеләре берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев