Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Районның баш педагогы Илгиз Ханбиков БДИ турында

Илгиз Ханбиков БДИ турында: "Имтихан укытучы хезмәтенә объектив бәяләү өчен кирәк" Узган атнада республика укытучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Буа районы буенча 275 педагог үз фәне буенча белемен сынады. Әлеге яңалык узган ел кертелгән иде. Быел имтиханны беренче тапкыр башлангыч сыйныфлар укытучылары да тапшырды. Югары категорияле укытучылар, быел беренче һәм...

Илгиз Ханбиков БДИ турында:

"Имтихан укытучы хезмәтенә объектив бәяләү өчен кирәк"

Узган атнада республика укытучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Буа районы буенча 275 педагог үз фәне буенча белемен сынады.

Әлеге яңалык узган ел кертелгән иде. Быел имтиханны беренче тапкыр башлангыч сыйныфлар укытучылары да тапшырды. Югары категорияле укытучылар, быел беренче һәм югары квалификациягә аттеста-цияләнүчеләр сынаулардан азат ителделәр. Тестлаштыруны гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары үттеләр, төп гомуми белем бирүче уку йортларында эшләүчеләрне гыйнвар аенда сынау көтә.

Районда тестлаштыру шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе базасында узды. Көннең беренче яртысында рус, татар телләре, химия фәне һәм башлангычлар укытучылары, төштән соң тарих, география, информатика, физика, биология, математика, җәмгыять белеме укытучылары сынау узды. Имтихан тапшыручылар мәктәпкә металл үткәргеч аша уздылар. Үзләре бе-лән паспорт һәм ручка алырга гына рөхсәт ителде. Имтиханнар офф-лайн күзәтү астында үтте.

Имтихан башланырга берничә минут кала, кичтән Мәгариф һәм фән министрлыгы пресс- хезмәтчелеге рәисе Айсылу Кәбирова озатуында килгән тест биремнәре сакланган сейфны ачтылар. Һәр фән буенча биремнәр махсус полиэтилен капларга салынган. Имтихан кабул итү пункты рәисе Диләрә Газизова аларны комиссия озатуында кабинетларга таратып чыкты. Министрлык вәкиле имтиханнарның барышын үзе күзәтте. Аларның нәтиҗәләре киң аудиториягә бәян ителми. Әмма минуслар өстендә эш булачак.

Наилә Хәсипҗанова.

Укытучыларның имтиханнар тапшыруы уңаеннан район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиковка берничә сорау юлладык.

-Илгиз Фәритович, республикада укытучыларның БДИ тапшыруына каршы килүче пикетлар да оештырылды. Чираттагы тестлаштыруны безнең район педагоглары ничек кабул иттеләр?

-Укытучыларда имтихан бирү түгел, ә аның шартлары ризасызлык тудыра, дип уйлыйм. Металл тикшерү аша үтү, видеокүзәтү - болар бар да гадәттән тыш хәл бит. Быел инде икенче тапкыр оештырылганга, киеренкелек азрак дияр идем. Бездә алай тестлаштыруга каршы килү очраклары булмады. Үзегез күрәсез, укытучылар һәрьяктан әзер булуларын әйтәләр.

- Барлык укытучыларның да уңай нәтиҗә алуына ышанасызмы?

-Мин коллегаларымның сынатмауларына ышанам. Нәтиҗә турында берьяклы гына әйтеп булмый. Укытучы балаларга дәрес темасын бик әйбәт бирергә, ә менә шул ук тема буенча үзе тестта "йомшак" нәтиҗә күрсәтергә, яисә киресенчә, теманы тестта "бишлегә" белгән укытучының укучылары имтиханнарда түбән баллар алуы да мөмкин. Шуңа күрә тестлаштыру нәтиҗәләре килгәннән соң, укытучының билгесе буенча гына түгел, укучыларының балларын да исәпкә алып анализларга кирәк. Ә инде тестлаштыруда түбән балл җыйган укытучының укучылары да имтиханнарда түбән нәтиҗәләр күрсәткән булса, монда инде уйланырлык җирлек бар. Һәр укытучының алган билгесе буенча конфиденциальлек тәэмин ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев