Байрак
  • Рус Тат
  • Республика көне, Шәһәр бәйрәме көтә буалыларны

    Республика көненә һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм 30 августта 17 сәгатьтә була. Ул Үзәк парк сәхнәсеннән муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловның котлавы белән башланып китәчәк. Шунда ук җитештерү һәм якындагы территорияне, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә шәхси йорт тирәсен чәчәк белән иң яхшы чәчәк бизәүчеләрне билгеләп үтәчәкләр, кунаклар чыгыш ясаячаклар, концерт...

    Республика көненә һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм 30 августта 17 сәгатьтә була.
    Ул Үзәк парк сәхнәсеннән муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловның котлавы белән башланып китәчәк. Шунда ук җитештерү һәм якындагы территорияне, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә шәхси йорт тирәсен чәчәк белән иң яхшы чәчәк бизәүчеләрне билгеләп үтәчәкләр, кунаклар чыгыш ясаячаклар, концерт куелачак. Үзәк паркта буккросинг, кул эшләре буенча мастер-класс, шашка-шахмат турниры, буйлы курчаклар белән уеннар, "Күңел өчен музыка" инструменталь программасы оештырыла, "Чәчәк ат, Татарстаным!" фотокүргәзмәсе эшләячәк, чәчәкләрдән эшләнмәләр куелачак, мольбертлар белән рәссамнар урын алачак. Үзәк мәйданда караоке астына җырлар башкарырга, сәүдә рәтләрен карарга мөмкин булачак. Социаль Хезмәт Геройлары аллеясендә "Ретро-мәйданчык" урын алачак. Ял үзәгендә 21 сәгатькә кадәр дискотека булачак. Спорт сөючеләрне үзәк стадионда җиңел атлетика, гер күтәрү, армрестлинг, ветераннар арасында иптәшләрчә футбол, аркан тарту, "ГАЗель" автомобилен сөйрәү ярышлары көтә. Бәйрәм 19.30 сәгатьтә салют белән тәмамланачак. Рәхим итегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: