Байрак
  • Рус Тат
  • Республикада табигатьне иң яратучы балалар бакчасы – Буаныкы!

    Шушы көннәрдә Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәргән “Экояз – 2018” акциясенең “Иң яхшы бакча” номинациясендә шәһәрнең “Батыр” балалар бакчасы җиңү яулады. Аларга министрлык диплом һәм спорткомплекс җыелмасы бүләк итте.

    -Экология темасына эшләр күп башкарылды. Күлләр чистарттык, берничә тапкыр өмәгә чыктык, макулатура җыйдык, әти-әниләр белән аралашу дәресләре үткәрдек. Балалар табигать темасына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

    Бу бакчаның экология конкурсында беренче җиңүе генә түгел. Күптән түгел Әлмәт шәһәре уздырган бәйгедә дә “Батыр”ның нәни хуҗалары “Карлыгач” шигыре сөйләп өченче урынны алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: