Ринат Рахматуллин “Чакыр гына мине”, “Тукта яңгыр” җырларының бәяләрен әйттте
Якташыбыз Ринат Рахматуллинның Буада күптән түгел концерты гөрләп узды.
Бүген "Акчарлак" сайты аның белән интервьюны язды.
– “Чакыр гына мине” җырыгызны күпмегә сатар идегез?
– 60-70 меңгә.
– Ә “Тукта яңгыр”ны?
– Анысы 100 мең.
– Сезне популяр иткән җырны да шулай сатып җибәрергә ризамы сез?
– Юк инде, шаяртам гына. Ул җырларны сатмыйм, алар мин үлгәнче минем белән бара инде. Алар белән беррәттән “Картайма әле, әнкәй”, “Тормыш китабы” – шулай ук иң-иңнәре.
– Яшь җырчы Марат Яруллин сезнең “Чакыр гына мине” җырын җырлый бит...
– Ул аны Мәскәүдә 2 март көнне минем концертта җырлады. Марат миннән: “Җырлыйм әле”, – дип сорагач, “Ярар, минем концертта җырла”, – дидем. Әле “Тукта яңгыр”ны Динара Рәхимова исемле кыз сорап җырлады. Маратны “Чакыр гына мине” исеме астында диск чыгарган дип тә ишеттем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев