Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ринат Рахматуллин: "Мине башка яхшы эшкә чакырдылар. Һаман уйлыйм, сәхнәдән китәргәме, юкмы"

Автор-башкаручы Ринат Рахматуллин сәхнәсез тора алмый. Ә бит берара күңеленә, эстрададан китәргә кирәк, дигән фикер дә килгән иде...

— Ике ел буе, сәхнәдән китәм, дигән уй белән яшәдем. Шул сәбәпле, концертларым да тотрыклы график буенча куелмый, — ди Ринат абый. — Мине башка яхшы эшкә чакырдылар. Һаман уйлыйм: китәргәме, юкмы... Җыр-моңсыз яши, тамашачысыз үземне күз алдына да китерә алмыйм. 25 ел сәхнәдә бит мин! Мактанып әйтмим, гади бер авыл баласы, 1990 еллардагы авыр чорны, төрле сынауларны узып, үз юлымны таптым. Хәзер мине бөтен Россия буйлап диярлек милләттәшләр белә. Кая барсам да, таныйлар.   — Ринат абый, концерт графикларыгыз тыгызмы? Тамашачы әле дә зал тутырып киләме? — Ел башыннан тыгыз режимда эшләдек. Берничә өлкәдә булдык. Әле төркемгә бер атна ял бирдем. Җырчылар да, концертлар да күп. Мәдәният йортына киләсең, афиша өстенә афиша ябыштырылган. Тамашачы кемгә генә йөреп бетерсен?! Аларны да аңлап була. Шуңа кайда ничек инде: кайбер якларда шыгрым тулы заллар каршы ала, икенчеләрендә яртысы да тулмаска мөмкин...   — Буада чакта көн саен туган авылга әниегез янына кайта идегез. Кызганыч, Нурия апа вафат булды... Төп нигезгә зурлап ремонт ясаткан идегез. Йорт хәзер ни хәлдә? — Гастрольдән Буага кайткач, шәһәрдә озак тормыйм, авылга әнкәй йортына китәм. Анда миңа рәхәт. Өйне ташламадык, җәй буе гаилә белән шунда тордык. Кош-корт тоттык, бакча карадык. Газны, утны кышын да аермыйбыз. Әнкәй вафат булганнан бирле йорт бер көн дә караучысыз тормады. Мин булмаганда, абый килә. Бөтен уен кораллары, аппаратурам шунда... Авылда тыныч. Әнкәй генә юк. Ул бөтен стрессларымны бетерә, өшкерә, аның белән аралашып, бушана идем. Хәзер дә анда кайткач, янымда йөридер кебек. Өйне ташламавыма куанып бетә алмыйм. Әнинең догалары, рәхмәтләре даими булыша. Ул: “Йортны ташламагыз”, — дип васыять әйтеп калдырды. Абый да, мин дә аның сүзен үтибез. (Алар гаиләдә өч бала була: Рөстәм, Алсу һәм Ринат. Кызганыч, Алсу апа да вафат инде... — Л.Й.) Өйне беркайчан ташламаячакбыз...   — Быел 50 яшьлек юбилеегыз бит әле... — Юбилей үткәрү турында уйлана башладым, зурлап бәйрәм итәргә ният бар. 50 яшь бит ул, ярты гасыр! 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28124

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев