Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ринат Рәхмәтуллин: “Сәхнәдә булмасам да, җырлар язып сатармын"

- Ринат, сиңа утыз тулдымы әле ул?.. Чәчләрең кап-кара, әллә нәселдәнме? - Иллегә таба барабыз инде. Нәселдән дә. Янымдагы кешеләр дә чәчемне агартмыйлар, әйбәтләр. - Төркемеңнең хуҗасы буларак, кырысмы син? - Эш буенча нәрсәдер эшләнмәсә, кырыс та була алам. Әрләшә торган вакытларым да була. Үзем бик төгәл, чакырган җиргә иртәрәк...

- Ринат, сиңа утыз тулдымы әле ул?.. Чәчләрең кап-кара, әллә нәселдәнме?

- Иллегә таба барабыз инде. Нәселдән дә. Янымдагы кешеләр дә чәчемне агартмыйлар, әйбәтләр.

- Төркемеңнең хуҗасы буларак, кырысмы син?

- Эш буенча нәрсәдер эшләнмәсә, кырыс та була алам. Әрләшә торган вакытларым да була. Үзем бик төгәл, чакырган җиргә иртәрәк киләм.

- Элек шоферың бар иде...

- Хәзер юк.

- Кризисмы?

- Элек бик популяр идем, еллар бара бит...

- Тора-бара нишләрсең икән?

- Сәхнәдә булмасам да, җырлар язып сатармын.

- Бизнесың бармы?

- Юк.

- Хәерчеләргә, ятимнәргә ярдәм итәсеңме?

- Күп балалы гаиләләргә акча бирергә тырышам. Сукыр, аяксыз утырган кешеләрне кызганам. Без аякта йөрибез, матур дөньяны күрәбез. Алар бит гомерлеккә күздән, аяктан мәхрүм ителгән. Акчага мохтаҗ кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам. Казан урамнарында, светофорлар арасында йөрүчеләргә дә биргәнем бар. Алдап йөрүчеләре дә бардыр, анысын тикшермим. Миннән бирелгән сәдаканы кая куя - гөнаһысы аңа бит инде.

- Корбан чалганың бармы?

- Ел да чалам, әле әнкәйгә атап корбан чалдык. Әнкәй мәрхүм булды. Балаларга, гаиләгә, үземә чалам.

- Әйе, былтыр әниең вафат булды шул. Еладыңмы?

- Ничек еламыйсың! Шатлыгымны да, кайгымны да уртаклашып торучы әнкәй иде. Аның өшкерүе мине тормышка яңадан кайтара иде. Балаларга гел сәдака бирде. Хәзер буш өйгә кайтып кергәч, моңсу.

Ринат Рәхмәтуллинга көнгә өч-дүрт сәгать йокы җитә. Кайбер көннәрне ул төнге өчтә ятып, иртәнге җидедә йокыдан тора. Көндез дә йокламый. Көндез йоклаучы кешеләргә исе китә. Күзен ачуга, бүген каян акча табарга дип уйлый. Уйламас иде, бөтен тормыш йөге аның җилкәсендә. Абыйсына да ярдәм итә.

- Бер шалтыратканда син Чиләбедә, икенче шалтыратканда Ижауда, мондый тормышка ничек түзәсең?

- Мин шулай ияләнгән инде. Яшь чактан. Өйдә утырсаң сүнәсең, картая башлыйсың. Кеше алдында үзеңне формада тотасың, кирәкле итеп хис итәсең.

- Син һаман популяр, ничек шулай булып кала аласың?

- Тамашачыга ике төрле генә җыр кирәк дип уйлыйм: берсе кайгылы, берсе юләрләнеп бии торган. Башка әйбер тамашачыга кирәкми бүген.

- Синең корсак та үсми...

- Ашаганнар энергия белән чыгып бетә. Уйласаң, нервалансаң - ябыгасың, тынычлык булса, тазара башлыйсың.

- Хатының кайда эшли?

- 15 еллап эшләгәне юк, өйдә генә утыра.

- Гел өйдә яту ошый микән аңа?

- Ияләнгәндер инде, башта кыен булгандыр.

- Кайда эшләде?

- Буада, үзәк почтада, телефон-телеграфта. 7-8 ел эшләде.

Кода-кодагыйлары һәм Фәнис кияү турында да сөйләп алыйк инде. Кода һәм кияүнең Казанда җиһаз фабрикасы бар. Кодагыйның Янтыкта - бер, Сокурыда - бер, Имәнкискәдә бер кибете бар. Кода-кодагыйлар әйбәт, гади кешеләр. Җырчының кодалары белән мөнәсәбәтләре бик яхшы, җылы. Кияве - улы кебек. Никахка кайтуга ук Ринатка "әти" дия башлаган.

- Ландыш кызыңны яратып үстердеңме?

- Ландыш дөньяга тугач, хастаханәдән кайтып кермәдем. Буадагы гинеколог: "Мондый мужикны гомердә дә күргәнем юк иде", - дигән.

- Ир малай көтмәдеңме?

- Икенчесе малай булыр дигән идем дә, булмады бит.

- Борыныңдагы гайморит беттеме?

- Белмим. 18 тапкыр тикшердем. Ияләндем инде.

- Син рәис булырга теләгәнсең икән...

- Әти колхоз рәисен йөртә иде. Кызыга идем. Килеп алалар, илтеп куялар. "Ринат Рәхмәтуллин дигән кешене танысыннар, хөрмәт итсеннәр", - дип тә теләдем.

- Әтиең үлгәндә сиңа ничә яшь иде?

- 19.

- Сагынасыңмы?

- Ничек сагынмыйсың! Әти бит безгә юл күрсәтүче, тәрбия бирүче. Әтисез кыен. Әтиләр турында күп җырлар язам. Кешеләргә әти җылылыгы җитми. Гаилә тулы булырга тиеш, балага әти дә, әни дә кирәк.

Чыганак: akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев