Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Рособрнадзор: Быелдан мәктәпләрдә шәһәр контроль эшләрен уздыру тыела

Агымдагы уку елыннан муниципаль (шәһәр) дәрәҗәдә контроль эшләр уздыру тыела, ә төбәк дәрәҗәсендә бары тик Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) белән килештерелгәннәрен генә уздырырга мөмкин. Бу хакта төбәкләр белән киңәшмәдә ведомство башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте, дип яза «Российская газета».

«Быелгы уку елына без 20 төбәктә шундый 39 бәяләү чарасын килештердек, - диде Музаев. - Нигездә, алар туган телләрне белүгә һәм функциональ грамоталылыкка ия булуга бәя бирү белән бәйле. Региональ дәрәҗәдәге башка бәяләү процедураларын уздыру хокукы юк.

Әгәр мәктәп администрациясенә Рособрнадзор белән килештерелмәгән контроль эш үткәрү турында ниндидер күрсәтмә килә икән, директор анда катнашудан баш тартырга һәм Рособрнадзорга хәбәр итәргә тиеш».

Шул ук вакытта Музаев уку процессын нәтиҗәлерәк итү өчен укытучыларның үз контроль эшләрен уздыру хокукы саклануын әйтте.

Элегрәк Рособрнадзор экспертлары мәктәптә төрле контроль эшләр һәм диктантлар үткәрүгә уку вакытының 35 процентка кадәре һәм дәрестән тыш вакытның 60 проценттан артыгы сарыф ителүен ачыклаганнар, бу укучыларга да, педагогларга да зур йөкләнеш тудыра.

Шуңа күрә хәзер кертелгән чикләүләрне үтәүне контрольдә тоту Рособрнадзор һәм мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары өчен өстенлекләрнең берсе булачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rosobrnadzor-byeldan-maktaplarda-sahar-kontrol-eslaren-uzdyru-tyela-5893310

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев