Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Россия Дәүләт автоинспекциясенең 80 еллыгы уңаеннан Буаның ЮХИДИ инспекторларын бүләкләделәр (+фото)

Россия Дәүләт автоинспекциясенең 80 еллыгы уңаеннан котларга дип район эчке эшләр бүлегенә муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов килде. Ул инспекторларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларның эшләре авыр булуын, юл иминлеген саклауда тырыш һәм уңган егетләр булуын ассызыклап узды. Аннан бүләкләү тантанасы башланды. Юл-патруль инспекторы, полиция капитаны Александр Маляшовка Россия Эчке...

Россия Дәүләт автоинспекциясенең 80 еллыгы уңаеннан котларга дип район эчке эшләр бүлегенә муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов килде.

Ул инспекторларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларның эшләре авыр булуын, юл иминлеген саклауда тырыш һәм уңган егетләр булуын ассызыклап узды. Аннан бүләкләү тантанасы башланды. Юл-патруль инспекторы, полиция капитаны Александр Маляшовка Россия Эчке эшләр министры Колокольцевның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү-имтихан алу төркеме начальнигы, майор Илдар Гыймалетдиновка 2нче дәрәҗәдәге күкрәк билгесе бирелде.

Юл-патруль инспекторы Наил Гайнуллин Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүлекчәнең калган инспекторлары муниципаль район башлыгының Мактау грамоталарына, район полиция бүлеге җитәкчелегенең Рәхмәт хатларына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев