Байрак
  • Рус Тат
  • Рәшитнең әнисе Дания апа: "Улым уемнан бер генә минутка да чыкмый"

    Иске елның соңгы көннәрен ваклаганда, Киров өлкәсенең Нократ Аланында яшәүче Дания Галимҗановага гаять зур борчу килә. Әни кешенең төпчек улы - Рәшит Галимҗанов Биектау районында яшәүче дус кызы янына кунакка киткән җирдән әйләнеп кайтмый, суга төшкәндәй югала. Шул көннәр бирле аннан бер хәбәр дә юк. Ә Дания ханым исә йөрәк...

    Иске елның соңгы көннәрен ваклаганда, Киров өлкәсенең Нократ Аланында яшәүче Дания Галимҗановага гаять зур борчу килә. Әни кешенең төпчек улы - Рәшит Галимҗанов Биектау районында яшәүче дус кызы янына кунакка киткән җирдән әйләнеп кайтмый, суга төшкәндәй югала. Шул көннәр бирле аннан бер хәбәр дә юк. Ә Дания ханым исә йөрәк парәсе өчен ут йота, көн туган саен берәр яңалык ишетергә тилмерә.

    Рәшиткә 24 яшь. 2015 елның июлендә армия хезмәтен үтәп кайткан. Шуннан соң әтисенең агач эшкәртү заводында мастер булып эшләгән.


    -Төпчек бала йөрәккә иң якыны була ахрысы, - дип елый Дания ханым. - Мин аны соң гына, 31 яшемдә таптым. Ике улыма караганда да Рәшитне артыграк яраттым. Аның белән беркайчан сүзгә килгәнебез булмады. Авылда яшәдек, маллар арасында кайнашып үсте. Идән юудан да тартынып тормый иде. Ничек тә миңа булышырга, авырлык тудырмаска тырышты. Яшьтәшләреннән әллә ни аерылып тормады. Тәмәке тартмады, исерек килеш кайтканын да күрмәдем.


    Рәшит әнисе белән югалырга бер атна калгач күрешә.


    -Үз-үзен тотышында, кәефендә берни сизмәдем. Ит сатып алган идем, ул шуны алып кайтты. Аннан соң икәү утырып ашадык. Машинасына тәгәрмәчләр алырга дип Казанга китте. Анда абыйсы Марат яши. Аңа да берни сиздермәгән, күңеле-башы ачык булган.


    "Мине үз тормышыңда башка күрмәссең..."


    Рәшит Нократ Аланыннан 4 декабрь көнне Казанга чыгып китә. 5Се көнне исә Биектау районының Каменка бистәсенә килә. Монда аның яраткан кызы Вика яши. Яшьләр инде өч елдан бирле очраша.


    -Вика бик акыллы, тәртипле кыз. Без аны беренче күрүдән үк ошаттык. Быел Казанда юридик көллиятне тәмамлый. Рәшитнең хыяллары зурдан: "Вика диплом алганчы, акча җыям да, җәйгә өйләнешәбез", - дип йөрде.


    Дания ханым сүзләренчә, Рәшит бу көнне Вика янына кайта, әмма алар сүзгә киләләр. Нәрсә өчен диген әле! Вика сөйләгәннәр хак булса, Рәшит аңа: "Нигә "Вконтакте"дан минем белән язышкан "смс"ларны боздырдың?" дип бәйләнә һәм яшен тизлеге белән чыгып китеп, машинасына утыра. Сөйгән кызы аңа шалтыратып: "Нишлисең син, кая киттең?" дип елый. Рәшит исә аңа: "Син мине үз тормышыңда башка күрмәссең", ди һәм шуннан элемтә өзелә. Шул көннәр бирле егетнең телефоны "недоступен".

    "Кичер. Бәхил бул..."

    -Улыма гел әйтә килдем: "Синнән башка бер әйбер дә кирәкми. Тик кая барсаң да, шалтыратып, исәнлегеңне белдер", - ди кайгыга баткан ана. - 4се көнне ул Казанга килүен, үзе белән барысы да яхшы булуын әйтте. 5се исә телефонын алмады. Шуннан соң Викага шалтыраттым. Ул сүзгә килүләрен, Рәшитнең машина белән чыгып китүен әйтте.
    Улыма шалтыратмый, "смс" язмый калган бер генә көнем дә юк. Тик "смс"лар гына кире әйләнеп килә. Бәлки, кайтып керер дип, өйдән дә чыкмыйм. Чыксам да, тиз генә әйләнеп кайтам. Ай ярымнан бирле тынычлап ашаган, йоклаганым юк. Улым уемнан бер генә минутка да чыкмый. Җитмәсә, Виканың өстәлендә "Прости. Прощай" дигән язу калдырган. Вика ул Казаннан ук күңелсез кайткан иде, ди...

    "Улыгыз исән, тоткында"

    Чарасызлыктан нишләргә белмәгән Дания ханым күрәзәчеләргә дә барып кайткан инде. Аларның һәммәсе: "Улыгыз исән, тик тоткында", - дип әйткәннәр. Ана күңеле үзе дә йөрәк парәсен исән дип сизә. Төшләренә дә исән булып керә икән.


    -Улым, ник болай эшләдең? Ник югалдың? - дип сорыйм, җавап бирми, - дип елый Дания ханым. - Вика белән дә сөйләшеп торабыз. Ул да аптырый, сагына инде. Әле менә Рәшит исән-сау табылсын дип, бабайлар дәшеп, аш уздырдык. Булышырга Вика да килде. Борчылудан ябыгып беткән, елый да елый.

    "Егет эзсез югалды"

    Тикшерү комититеның Биектау районара тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе Руслан Советников белән дә сөйләштем.


    -Рәшит Галимҗанов һәм аның машинасы федераль эзләүдә. "Безпилотник" белән Биектау районын да карап әйләндек. Урман, чокыр-чакырлар да каралды. Тик егет эзсез югалды. Машинасы бер генә ЮХИДИ посты аша да узмаган. Әнисе сөйләгәннәргә өстәп, шуны гына әйтә алам: Рәшит 2015 елда икенче курста институттан куылган.


    Чулпан ШАКИРОВА.

    ИНТЕРТАТ.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: