Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән районнарында булды

Республика башлыгы чәчү кампаниясе барышы белән танышты. (Казан, 7 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән муниципаль районнарында булды. Сәфәрнең төп максаты - язгы чәчү эшләренең барышы белән танышу. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Республика башлыгы чәчү кампаниясе барышы белән танышты.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән муниципаль районнарында булды. Сәфәрнең төп максаты - язгы чәчү эшләренең барышы белән танышу.

Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов беренче булып, Бөгелмә районында булды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров агымдагы вәзгыять турында, чәчү кампаниясе барышы турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Бөгелмә районындагы репродуктор "ПлемРепродукт" ҖЧҖ (Ефановка авылы) булды. Биредә авыл хуҗалыгы кош-кортын үрчетәләр, инкубация ысулы белән йомырка җитештерәләр. Комплекс файдалануга узган елның ноябрендә тапшырылган иде.

Бөгелмә районында булганда, Рөстәм Миңнеханов бу җирлекнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Ул эш барышы, орлык чәчү технологиясе, минераль ашламалар кулланышы белән кызыксынды.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хәбәр иткәнчә, быел язгы эшләр 46 мең га чәчүлек мәйданында җәелдерелгән. Районда барлыгы 1 гектар җиргә 60 кг минераль ашлама кертелгән.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районына юнәлде. Әлеге районның башлыгы Рәгать Хөсәенов Татарстан Президентына чәчү барышы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, фермерлык эшенең үсеше белән кызыксынды. Республика башлыгы район халкын дәүләт программаларында активрак катнашырга чакырды. Районда барлыгы 22 гаилә фермасы бар, шул исәптән 8 - технологик хуҗалык.

Аннары Рөстәм Миңнеханов авыл мәдәният йортын карады, биредә хәзер капиталь ремонт бара. Авыл клубы бинасында ук почта, авыл советы, китапханә, АТС урнаштырылган. Төзекләндерү эшләре "Авыл мәдәният йортларын ремонтлау" махсус программасы буенча оештырылган. Финанслау күләме-якынча 9 млн. сум.

Лениногорск районының Карлыгач авылында Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга багышлап салынган мемориаль комплекска чәчәкләр салды. Барлыгы Лениногорск районында 1557 Бөек Ватан сугышы ветераннар яши.

Президент аннан соң Чирмешән районында булды. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин чәчү барышы белән таныштырды. Язгы кыр эшләре барышы белән танышу максатыннан Президент басулар өстеннән очып узды.

Чирмешән районында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар 1000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән "Илхан" ҖЧҖ терлекчелек комплексында булды. Биредә сөт саву блогы да урнашкан. Ул Югары Каменка авылында урнашкан.

Төп эшчәнлек төре - сөт терлекчелеге һәм үсемлекчелек. Хәзерге вакытта эксплуатациягә терлекчелек комплексының беренче чираты тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев