Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Салават киңәше белән Буа театры җитәкчесе Раил Садриев имиджын алыштыра

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тиздән Буа театрының сәнгать җитәкчесе һәм популяр артисты Раил Садриев яңа имидж белән дөньяга чыгачак. Раилгә яңа образга алынырга дуслары, татарның иң популяр артистлары Салават Фәтхетдинов белән Фирзәр Мортазин киңәш иткән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә интервью биргәндә Раил Садриев үзе җиткерде. Апрель аеннан юмор-сатира...

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тиздән Буа театрының сәнгать җитәкчесе һәм популяр артисты Раил Садриев яңа имидж белән дөньяга чыгачак. Раилгә яңа образга алынырга дуслары, татарның иң популяр артистлары Салават Фәтхетдинов белән Фирзәр Мортазин киңәш иткән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә интервью биргәндә Раил Садриев үзе җиткерде.

Апрель аеннан юмор-сатира остасы буларак танылган артистның "Сез әле мине белмисез..." дип аталган шигырьле-моңлы, чак кына юморлы моноспектакле старт алачак. "Бөтен интернет шигырь белән тулган. Аны ничек бирергә? Шуны уйлап шигырьле-моңлы, чак кына юморлы моноспектакль әзерлим", - ди Раил Садриев. Бу проектка алынырга Сергей Безруковның Есенин әсәрләреннән торган проекты этәргеч биргән. "Мин аны Мәскәүгә барып карадым. Тамаша 1 сәгать тә 45 минут бара. Безруков каз тәннәре чыгарлык итеп сөйли. Халык 20 минут басып кул чаба..." - дип тәэсирләре белән уртаклаша ул.

 Интервью с директором Буинского театра

"Салават белән Фирзәр икесе дә минем дуслар бит инде. Мин бит җырлый белмим, боларга кайвакыт, мунчага кергәндә, уртак табыннарда утырганда шигырьләр сөйлим. "Без син сөйләгәндә үзебезнең надан һәм дивана икәнебезне аңлыйбыз. Бездән соң да кала бу дөнья! Давай, шушы юнәлешне дәвам ит әле син", - дип Фирзәр белән шулай икәү этеп җибәрделәр болар мине", - дип дәвам итә Раил Садриев әлеге моноспектакль идеясе турында.

"Халык бит инде маймылланган, вакыт-вакыт билдән түбәнне сөйләгән Раилгә күнгән. Ә Раил бүтән!" - ди артист. Ул әлеге арзанлы юморның театр аудиториясен булдыру өчен кирәклеген аңлата: "Буа театрын юктан бар ясагач, аны ниндидер дәрәҗәгә менгерер өчен, үзең турында аваз салу өчен кирәк иде", - ди.

 Интервью с директором Буинского театра

Инде Буа театрын Бөтенроссия театраль фестиваль мәйданчыгы була аларлык дәрәҗәгә күтәрелгәч, Раил инде сәхнәдән җитдиерәк темалар күтәрә ала. Программада - Фәнис Яруллинның интернетта йөргән "Соңгы шигыре" һәм Арча районында яшәүче Гөлара Шәрапованың интернетта актив укыла торган бер шигыре, Раил Садриев әйтмешли, "Гади авыл хатынының олигархка диагноз куйюы! Галигә дә, Вәлигә дә, профессор абзыйга да куелган диагноз".

"Сез әле мине белмисез..." проекты Тукай туган һәм күп талантлы шагыйрьләр чыккан Арча районыннан башланып китәчәк. "Арчадан башлавы авыр. Арча тамашачысы - иң авыры. Арча ул хан заманында да Арча булып калган! Арча - кенәзләр ягы. Тарихтан билгеле: Арча кенәзе килеп читеге белән тибеп ача торган булган. Арчада закваска алган кешеләр бөтенесе эре кешеләргә әйләнәләр", - ди Раил.

 Интервью с директором Буинского театра

13 апрельдә Раил Садриев яңа проектын Казан тамашачысына тәкъдим итә - шигырьле-моңлы, аз гына юморлы моноспектакль Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев