Санкт-Петербургтан «Русский Стандарт Водка» генераль директоры Илья Блинов Буадагы һәйкәл өчен 1 миллион сум акча биргән иде
Шушы көннәрдә ул Буага кайтты һәм үзәк мәйданда муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов белән очрашты. Илья Сергеевич биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган мемориаль комплексны реставрацияләүгә керткән өлеше өчен Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән иде инде. Бүген аңа район халкы исеменнән Азат Айзетуллов рәхмәтен җиткерде. "Бу бик...
Шушы көннәрдә ул Буага кайтты һәм үзәк мәйданда муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов белән очрашты. Илья Сергеевич биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган мемориаль комплексны реставрацияләүгә керткән өлеше өчен Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән иде инде. Бүген аңа район халкы исеменнән Азат Айзетуллов рәхмәтен җиткерде.
"Бу бик матур корылма. Буа елдан-ел матурлана һәм истәлекле урыннарга байый. Без һәйкәлне кабат торгызуда катнаша һәм үз өлешгебезне кертә алуыбыз белән горурланабыз, - диде Илья Блинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев