Байрак
  • Рус Тат
  • Сатучыга бер шешә сыра саткан өчен җәза бирелде

    Соңгы көннәрдә шәһәрдә дә, авылда да алкогольле эчемлекләр сату кагыйдәсен бозуның берәр факты теркәлде. 12 июльдә шәһәрдәге тәүлек буе эшләүче кибетләрнең берсендә сатучы хатын-кыз төнге 12нче яртыда 1 шешә сыра сата. Закон буенча кибетләрдә кичке 10 сәгатьтән соң алкоголь сату тыела. Тыюны санга сукмаган сатучыга карата административ беркетмә тутырылды. 18...


    Соңгы көннәрдә шәһәрдә дә, авылда да алкогольле эчемлекләр сату кагыйдәсен бозуның берәр факты теркәлде. 12 июльдә шәһәрдәге тәүлек буе эшләүче кибетләрнең берсендә сатучы хатын-кыз төнге 12нче яртыда 1 шешә сыра сата. Закон буенча кибетләрдә кичке 10 сәгатьтән соң алкоголь сату тыела. Тыюны санга сукмаган сатучыга карата административ беркетмә тутырылды. 18 июльдә Яңа Тинчәле авылында полицейскийлар "Алкоголь" операциясе барышында кибеттән 25 төрле сыра табалар. Бу - алкогольне ваклап сату кагыйдәләрен бозу дигән сүз. Соңгы очрак буенча да административ эш кузгатылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: