Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Сентябрьдә буалыларны өч көн рәттән ял көтә

12 сентябрь Татарстанда ял көне дип игълан ителде, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" законы нигезендә Корбан гаете эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Корбан бәйрәмен уздыру көне ай календаре һәм ТР Президенты...

12 сентябрь Татарстанда ял көне дип игълан ителде, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

"Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" законы нигезендә Корбан гаете эш көне булмаган бәйрәм көне санала.

Корбан бәйрәмен уздыру көне ай календаре һәм ТР Президенты Указы нигезендә билгеләнә.

Быел Татарстан Президентының "Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү" турындагы Указы нигезендә Корбан бәйрәме 12 сентябрьгә билгеләнгән. Шулай итеп, 2016 елның биш көнлек эш атнасында 10, 11 һәм 12 сентябрь ял көннәре булачак.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев