Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Серле “Сергей Владимирович” буалыны акчасыз калдырган

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1993 елгы буалы “Вконтакте” социаль  челтәрендә “Сергей Владимирович” исеме астында билгесез зат белән элемтәгә керә, кредит рәсмиләштерергә теләве хакында яза.

Соңгысы, файдалы шартларда кредит бирәм, диеп гомер һәм сәламәтлекне иминиятләштерү өчен кесә телефоны номерына 8 мең сумнан күбрәк акча күчерергә кирәклеген хәбәр итә. Буалы шулай эшли дә. Акча күчкәч, “Сергей Владимирович” элемтәгә чыкмый.

Икенче факт та онлайн аша кредит рәсмиләштерү белән бәйле. 1995 елгы буалы 21 мең сумнан күбрәк акчасын мошенникларга күчерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев