Байрак
  • Рус Тат
  • Шакир Яһүдин Буада парламент дәресе үткәрде (+ фоторепортаж)

    Быелгы дәрес Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгына багышланды һәм ул шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә узды. Кунаклар белән очрашу итеп төзелгән дәресне мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Талия Рәхмәтуллина алып барды. Башлап 10-11 сыйныфлар укучылары Татарстан Конституциясе турында сөйләделәр. Аннан зур кунакка - ТР Дәүләт Советы...

    Быелгы дәрес Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгына багышланды һәм ул шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә узды. Кунаклар белән очрашу итеп төзелгән дәресне мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Талия Рәхмәтуллина алып барды. Башлап 10-11 сыйныфлар укучылары Татарстан Конституциясе турында сөйләделәр. Аннан зур кунакка - ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдинга сүз бирелде. Ул Казан федераль университеты мөгаллиме буларак та укучыларның бу өлкәдә белемнәрен югары бәяләде.

    - Сезнең янда юридик факультет студентлары "ял итә", - диде ул. Тагын Шакир Шәхмәт улы 25 ел элек дүртенче Татарстан Республикасы Конституциясен кабул иткән кешеләрнең берсе дә. Аның Конституцияне кабул итү, аның структурасы, проблемалы мәсьәләләр, законнар һәм башкалар турында чыгышы шулкадәр тулы булды ки, сорауларга да урын калмады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: