Байрак
  • Рус Тат
  • Шәмәклеләр гастрольләр белән  күрше авылларда

    Шәмәк авылы үзешчәннәре Театраль яз” район фестивале кысаларында Антон Финкның “Голубцы по объявлению” пьесасын  сәхнәләштерделәр.

    Алар спектакльне үзләрендә генә түгел, Боерган һәм Иске Мәртле тамашачыларына да күрсәттеләр. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рита Карпова куйган буталчык гаилә мөнәсәбәтләре турындагы күңелле һәм шул ук вакытта моңсу да булган комедияне һәркайсында җылы кабул иттеләр. Беренчедән, анда бүген һәркемгә таныш тормыш тарихы сурәтләнсә, икенчедән рольләрне Рита Карпова, Андрей Найдин, Екатерина Карпова, Галина Федорова, Лариса Михайлова зур

    осталык белән башкардылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: