Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Сәхнәдә егетләр арта

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең район туры узды. Яшь талантларның һәр чыгышын зал тутырып килгән тамашачы көчле алкышларга күмде. Шулай булмый ни - үзлә-рен сәхнәдә тоту ягыннан да, башкару осталыгы буенча да чын артистлардан бер дә калышмыйлар. Иң кечкенәләр дә сугыш еллары, тынычлык...


Шушы көннәрдә район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр эстрада фестиваленең район туры узды. Яшь талантларның һәр чыгышын зал тутырып килгән тамашачы көчле алкышларга күмде.
Шулай булмый ни - үзлә-рен сәхнәдә тоту ягыннан да, башкару осталыгы буенча да чын артистлардан бер дә калышмыйлар. Иң кечкенәләр дә сугыш еллары, тынычлык турындагы җырларны бар җитдилеген тоеп, күзләрне яшьләндерелек итеп башкардылар. Бу тема биюләрдә дә ачык чагылды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткә-релүче быелгы фестивальнең төп таләбе дә шул.
Калганы бар да гадәттәгечә - төрле яшь төркемнәрендә конкурсантлар үз-ләрен "Вокал-соло", "Вокаль ансамбль", "Хорео-графия", "Конферанс" номинацияләрендә сынадылар. Район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәр-рис Гайфуллин җитәкчелегендәге һәм Елена Рябовадан, Әнисә Йосыповадан, Инна Минхановадан, Эльвира Әюповадан, Гүзәл Вәлиевадан торган жюри "иң-иңнәр"не 700ләп катнашучы арасыннан сайлап алды. Яшь артистларның, бигрәк тә кызларның, күбесе тамашачыларга яхшы таныш. Араларында төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаганнары да күп. Быел башка еллардан аермалы буларак, сәхнәгә егетләр еш күтәрелде. Алар җырладылар да, биеделәр дә, конферансье да булдылар. Җырчылардан буалы 6 яшьлек Камил Вәлиев (җитәкчесе - Наилә Вәлиева), аннан азрак өлкәнрәк Кәрим Фәсхетдинов (җи-тәкчесе - Вера Евдокимова), Кырык Садактан Әл-фис Хисаметдинов (җитәк-чесе - Альбина Абитова), Ранис Вәлиуллин (җитәкчесе - Н. Вәлиева) барысы да Кайбыч районында үтәчәк зона турына уздылар. Кызлардан бу хокук 1-2 урыннар алган 2 номерлы сәнгать мәктәбеннән Наилә Таҗетдинова шә-кертләре Эльмира Сабитовага, Илсөяр Җамалетдиновага, ветеринария техникумыннан Наталья Арисова шәкерте Оксана Алексеевага, Вера Евдокимова укучылары Регина Сабировага, Оксана Поповага бирелде. Нәфис сүз осталарын 1 номерлы мәк-тәптән Тамара Мартынова күп әзерләгән. Нияз Халиков һәм Самира Фәхретдинова, Камил Сәгъдиев һәм Ралинә Вахитова оста сөйлиләр. Ранис Вәлиуллинның һәм Адилә Хөсәенованың (җитәкчесе - Гү-зәл Салаватова), Илфат Исмәгыйлевнең (җитәкчесе - Гөлнара Исмәгыйлева), Ксения Гусарованың (җитәкчесе - Наталья Гусарова), "Батыр" балалар бакчасыннан Рената Шә-рәфетдинованың да алга таба сынатмаячакларына һәм җиңәчәкләренә өмет зур. Былтыр зона турында призлы урыннар алган Н. Таҗетдинова җитәкчелегендәге "Шатлык нуры", "Подснежник" вокаль ансамбльләренә быел республика күләменә уңышлар телик. Шулай ук биючеләребезгә дә. 1 номерлы сәнгать мәктәбеннән Сергей Арцыбашев җитәкчелегендәге "Микс", Боерганнан Людмила Хлынова җитәкчелегендәге "Ритм" бию төркемнәре моңа, һичшиксез, лаек. Ә менә Инна Минханова җитәкчелеген-дәге "Гольфстрим"ның ке-че һәм урта төркемнәре биючеләрнең осталыгын язып кына аңлату мөмкин түгел. Аны үз күзләрең бе-лән күрергә кирәк. Кон-цертның алар башкаруындагы соңгы номеры - "Чәй-ханә" биюе, чынлап менә, гран-при алырлык.
Балаларга күңелдәгеләрен бу кичтә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бү-леге начальнигы урынбасары Гөлия Козырева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәр-рис Гайфуллин да җиткерделәр һәм сәхнәгә чыккан һәрберсенең инде җиңүе булуын әйттеләр. Алга та-ба да иҗаттан, сәхнәдән аерылмауларын теләделәр.
Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шушы көннәрдә район мәдәният йортында “СозвездиеЙолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада...