Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Шәһәрнең Карл Маркс урамында яшәүче йорты алдында балалар мәйданчыгы ясады

Карл Маркс урамындагы шәхси йорт алдында аю, юлбарыс, кояш фигураларын күреп, матурлыкның авторын эзләргә керештек. Таптык. Фәнил Шәкүров. Тик гаять тыйнак кеше булып чыкты ул. Икенче көнне редакциягә күршедә генә яшәүче әбисе Солтания Гыйниятуллина килде. Ул безгә киявенең бу мәйданчыкны ничек ясавы турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Үзенең өч баласы, якын-тирәдәге сабыйлар...


Карл Маркс урамындагы шәхси йорт алдында аю, юлбарыс, кояш фигураларын күреп, матурлыкның авторын эзләргә керештек. Таптык. Фәнил Шәкүров. Тик гаять тыйнак кеше булып чыкты ул. Икенче көнне редакциягә күршедә генә яшәүче әбисе Солтания Гыйниятуллина килде. Ул безгә киявенең бу мәйданчыкны ничек ясавы турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Үзенең өч баласы, якын-тирәдәге сабыйлар өчен матур уйнау урыны ясау Фәнилнең үз идеясе дә. Ул иске көпчәкләргә яраклаштырып калайдан түгәрәкләр кистерткән, төрле төстәге буяулар сатып алган. Рәссам Айрат Шәрәфетдиновны чакырып фигураларга йөзләр ясаткан. Мәйданга түбәле таган да җиһазлаган. Алга таба балалар мәйданчыгын рәшәткә белән әйләндереп алырга исәплиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев