Шәһәрнең Космовский урамында ДТП булды
Көндезге 14 сәгатьләр тирәсендә шәһәрнең Арефьев урамыннан килүче "ВАЗ - 2112" автомобиле Космовский урамыннан, шикәр заводы бистәсе ягыннан килеп баручы "ВАЗ-2105" автомобиле якынлашуга карамастан, Космовскийга борыла башлый. Баш юлдан килүче автомгбиль хуҗасы аңа килеп бәрелүдән куркып, рульне борып ала һәм юл билгесенә килеп бәрелә. Автомобильгә шактый зыян килә. Әлеге авариядә...
Көндезге 14 сәгатьләр тирәсендә шәһәрнең Арефьев урамыннан килүче "ВАЗ - 2112" автомобиле Космовский урамыннан, шикәр заводы бистәсе ягыннан килеп баручы "ВАЗ-2105" автомобиле якынлашуга карамастан, Космовскийга борыла башлый. Баш юлдан килүче автомгбиль хуҗасы аңа килеп бәрелүдән куркып, рульне борып ала һәм юл билгесенә килеп бәрелә. Автомобильгә шактый зыян килә. Әлеге авариядә каза күрүче кешеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев