Байрак
  • Рус Тат
  • Сингапурда күргәннәр

    Сингапурча укыту нинди була? Күптән түгел 1 номерлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Кәримуллина моны үз күзләре белән күреп кайтты. Татарстаннан иң көчле 24 укытучыга чит илгә сәяхәтне Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Гөрләп яшәргә өйрәтүче дәресләр Гөлгенә Җәүдәтовна Сингапур алымы белән "заочно" таныш инде, узган елгы...


    Сингапурча укыту нинди була? Күптән түгел 1 номерлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Кәримуллина моны үз күзләре белән күреп кайтты. Татарстаннан иң көчле 24 укытучыга чит илгә сәяхәтне Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.
    Гөрләп яшәргә
    өйрәтүче дәресләр
    Гөлгенә Җәүдәтовна Сингапур алымы белән "заочно" таныш инде, узган елгы уку елында аларча укытуның ике этабын уңышлы үтте. Ә өченче этапта Сингапурның Татарстан укытучылары белән хезмәттәшлек итүче компаниясе хезмәткәр-ләре алдында ачык дәрес бирде. Алтынчылар белән "Яхшылык һәм яманлык" темасын күтәрделәр. Чит ил укытучылары аның дәресләрен иң әйбәте дип таптылар.
    Биш көндә сингапурлыларның дистә еллар буе тупланган укыту системасын өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, билгеле. Татарстанлылар балалар бакчаларындагы, урта-югары уку йортларындагы, мәд-рәсәләрдәге матди база, белем бирү этаплары, укучылар, укытучылар, дисциплина белән таныштылар. Баксаң, сингапурлы мөгаллимнәр үзләре ачык дә-ресләр күрсәтмиләр, аларда утыру насыйп булмады.
    Укулар Сингапур шәһәрендә оештырылды. Беренче көнне укытучыларны проект-ның директоры илнең тарихы, үсеш юллары, икътисады белән таныштырды. Безнең илдән аермалы буларак, Сингапурның табигый ресурсы ярлы. Иң зур байлыгы - халкы. Шуңа күрә дәүләт дөньякүләм көндәшлеккә каршы торырлык белем бирү системасы оештыру өчен берни дә кызганмый. Уку тормыш принцибы буенча төзелгән.
    Аларда һәм бездә
    Сингапурда мәктәпләр - белем бирү һәм тәҗрибә базасы. Анда укыту практика белән тыгыз бәйләнештә алып барыла. Әллә ничә гектарлы мәйданнарда биологияне тирәннән өйрәнү өчен оранжереяләр тоталар, балыклар үстерәләр, бө-җәкләр үрчетәләр. Төгәл фәннәрне практикада өйрәнү өчен лабораторияләр, махсус экраннар урнаштырылган. Белем бирү этабы берничә: бала 7 яшеннән алып 12 яшькәчә башлангычта санала, 13тән 16 яшькәчә урта звенода уку - 4-5 ел. Монда инде профильле укулар башлана. 7 фәннән имтихан тапшыралар. 5есе - мәҗбүри. Ә 9-10 сыйныфлар үз программалары буенча укыйлар. Монда фәннәр саны киметелә. Өлкән звенода уку срогы - 1-3 ел. Укучыга бу вакытта 17-19 яшь була. Болар инде бездәге техникумнар, колледжлар сыман. Ә университетларда уку 3-4 ел. Гадәттә, студентлар 20-23 яшьлекләр. Монда дәүләт имтиханнарын тапшыру 6, 10, 12 сыйныфларны тәмамлаганнан соң үткәрелә. Уку йортларында укучылар ел саен эчке имтиханнар тапшыралар.
    Монда белем бирү өлкәсендә очраклы кешеләр юк. Укытучы һөнәрен сайлаган мәктәп чыгарылышы төрле яклы сынау уза. Гариза тапшырганнан соң, барысын да аңлап карар кабул итсен өчен 6 айга мәктәпләргә эшкә җибәрелә. Әлеге уку, аңа карата биргән характеристика нигезендә институтка имтиханнар тапшырырга рөхсәт бирелә. Институтта уку теория һәм практика методы буенча алып барыла.
    Сыйныфларда балаларны көчлеләргә һәм "йомшак" укучыларга бүлеп карау юк. Төркем-төркем эшләгәндә көчле укучылар башкаларга булыша, ягъни укытучы ролендә аңлаталар. Күрәсең, мондый алым үзенең нәтиҗәсен бирә. Сингапурда дәүләт белән идарә итүчеләр әзер-ләүче аерым мәктәп эшли.Ул элиталы чыгарылышлар чыгаручы уку йорты. Монда инде укучыларның "каймакларын" гына кабул итәләр.
    -Мәктәпләрдә укулар иртәнге 7дә дәүләт гимнын башкару һәм әләмен күтәрү бе-лән башлана. Укучылар бердәм формадан. Беркем кабул ителгән уставны бозмый. Мине бигрәк тә балаларның тәрбиялелеге, ярдәмчеллеге, мәдәнилеге, тырышлыгы гаҗәпләндерде, - ди Гөлгенә. Тагын бер кызык әйбер - мәктәпләрдә диварлар "сөйли". Анда яхшы укучыларның эшләре күрсәтелә. Белем бирү түләүле. Ул төрле мәктәпләрдә төрлечә. Тирәннән белем бирүчеләрендә кыйммәт. Күпчелек укый торган гади мәктәпләрдә ата-аналар зур булмаган сумма түлиләр.
    - Билгеле, аларның укыту системасын безгә турыдан-туры күчерү мөмкин түгел. Ләкин сингапурлылардан үрнәк алырлык нәрсә күп. Бигрәк тә теория белән практиканың тыгыз бәйләнешен өлге итеп алыр идем, - ди Гөлгенә Кәримуллина.
    Наилә ХӘСИПҖАНОВА.
    Г.КӘРИМУЛЛИНА ФОТОЛАРЫ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: