Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Синсх Раджев Кумар: "Буада үлән өстендә хоккей уенын үстерү өчен тырышачакмын"

Яңа гына "Батыр" спорт мәктәктәбе каршындагы мәйданчыкта "Буа кубогы"на үлән өстендә хоккей ярышы төгәлләнде. Буа командасы чүпрәлеләргә 5:2 исәбе белән оттырды. Буа өчен әлеге спорт төре әлегә яңа. Аны бездә кем пропагандалавы, чәпрәлеләрнең каян килеп шулай остарулары турында кызыксындык. Әлеге уеннарны ике районда да Чүпрәле районы дәваханәсе травматологы Синсх Раджев...

Яңа гына "Батыр" спорт мәктәктәбе каршындагы мәйданчыкта "Буа кубогы"на үлән өстендә хоккей ярышы төгәлләнде. Буа командасы чүпрәлеләргә 5:2 исәбе белән оттырды. Буа өчен әлеге спорт төре әлегә яңа. Аны бездә кем пропагандалавы, чәпрәлеләрнең каян килеп шулай остарулары турында кызыксындык. Әлеге уеннарны ике районда да Чүпрәле районы дәваханәсе травматологы Синсх Раджев Кумар пропагандалый һәм уйнарга өйрәтә. Чүпрәле районында алты ай өчендә төрле яшьтәгеләр арасында командалар туплауга ирешкән. Инде республика күләмендә җиңүләре дә бар.

-Мин Һиндстанда тудым һәм яшәдем. Мондый хоккей белән балачактан шөгыльләнәм. Кагыйдәләрен беләм. Миңа бик ошый. Бу минем хобби. Моңа мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне тартырга телим. Гомумән һәркем күңеленә якын спорт белән мавыгырга тиеш. Менә Буага да акрынлап "кертәбез бу хоккейны". Буш вакытларымда аларны Чүпрәлегә чакырып, бергә уйнадык. Берничә тапкыр Буага да килдем, бергә шөгыльләндек. Арада өметле хоккейчылар бар,- ди табиб-хоккейчы.

Аның сүзләренә караганда, гомумән Татарстанда профессиональ шөгыльләнүче командалар да бармак белән генә санарлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев