Байрак
  • Рус Тат
  • “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесендә  бездән Казанга кемнәр барачак?

    Кичә Кайбыч мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык” ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турына йомгак ясалды. 

    Анда хореография, вокал-соло, вокаль ансамбль, конферанс номинацияләрендә бәйгенең әлеге өлешенә узган  200дән күбрәк яшь буалы чыгыш ясады.   Ә җиңү яулаучылар   Казанда үтәчәк йомгаклау сайлап алу  турына юллама алдылар. Кайбычта буалыларны сәламләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль  мәсьәләләр буенча урынбасары  Лилия Садретдинова да килгән иде. Фестивальнең баш продюсеры Дмитрий Туманов талантлы балаларны ачыклап сәхнәгә чыгарганнары өчен районга Диплом һәм махсус кубок тапшырды.    

    Менә алар   җиңүчеләр:

    Хореография номинациясе, кече төркем

     “Гольфстрим” бию төркеме – 1 урын  (җитәкчеләре Инна һәм Наил Минхановлар);

    “Микс” бию төркеме – 2 урын  ( җитәкчеләре Сергей һәм Юлия Арцыбашевлар);

    “Эдельвейс” бию төркеме –2 урын  (җитәкчеләре Людмила Кузьмина һәм Газинур Хәйретдинов);

    Хореография номинациясе, урта  төркем

    “Гольфстрим” бию төркеме – 2 урын (җитәкчеләре Инна һәм Наил Минхановлар);

    Хореография номинациясе,  урта яшьтәге  төркем

    “Ритм” бию төркеме – 3 урын  (җитәкчесе Людмила Хлынова);

    “Вокаль  ансамбль” номинациясе, кече төркем

     “Подснежник”  вокаль  ансамбле – 2 урын  (җитәкчеләре Наилә Таҗетдинова, Газинур Хәйретдинов

    “Вокал-соло” номинациясе,   2нче кече төркем

    Камил Вәлиев – 1 урын (җитәкчесе Наилә Таҗетдинова);

    Сәйдә Нигъмәтуллина – 1 урын ( җитәкчесе Ф. Хисаметдинова, Л. Халикова);

    “Вокал-соло” номинациясе,   урта  төркемдә

    Инсаф Гыйльметдинов 1 урын  (җитәкчесе Г. Газизова, Л. Халикова);

    “Вокал-соло” номинациясе, өлкән яшьтәгеләр төркеме

    Ильвина Миниярова – 2 урын  (җитәкчесе Любовь Миниярова);

    “Конферанс” номинациясе, кече төркем

    Герман Павлов – 2 урын  (җитәкчесе Тамара Мартынова).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: