Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Сугыш минем хәтердә...” конкурсына йомгак ясалды

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Байрак" район газетасы редакциясе "Сугыш минем хәтердә..." конкурс-акциясе игълан иткән иде. Анда иллеләп газета укучыбыз катнашты. Редакция почтасына сугыш ачысын үз җилкәләрендә татыган ветераннардан да, толлардан да, сугыш чоры балаларыннан да хатлар алынды. Редколлегия Кайбыч авылыннан Мәсгудә Хәсәнованың "Тормыш кадрлары", Буадан Рәшит Долговның "Тәмугта" булдым...


Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Байрак" район газетасы редакциясе "Сугыш минем хәтердә..." конкурс-акциясе игълан иткән иде. Анда иллеләп газета укучыбыз катнашты. Редакция почтасына сугыш ачысын үз җилкәләрендә татыган ветераннардан да, толлардан да, сугыш чоры балаларыннан да хатлар алынды. Редколлегия Кайбыч авылыннан Мәсгудә Хәсәнованың "Тормыш кадрлары", Буадан Рәшит Долговның "Тәмугта" булдым сыман", Немчиновка авылыннан Мария Стратонованың "Оныту мөмкин түгел" мәкаләләрен иң эчтәлекле һәм гыйбрәтле язылган дип тапты. Калган хатларны күз яшьләрсез уку мөмкин түгел. Карлыдан Солтан Насыйбуллин, Буадан Роза Гыйматдинова-Фәизова, Алсу Булатова, Гөлҗиһан Исхакова, Мөнифә Мәҗитова, Фәридә Садыйкова, Яңа Тинчәледән Фәйрүзә Алиева, Алшихтан Мария Николаева-Исаева, Иске Мәртледән Людмила Кириллова һәрберсе тирән хатирәләр белән сугарылган мәкаләләр китерделәр. Исемнәре аталаган авторларга редакция исеменнән бүләкләрне 9 Май - Җиңү бәйрәмендә, шәһәрнең үзәк мәйданында 11 сәгать 30 минутта узачак һәвәскәрләр концерты вакытында тапшырылачак. Авторларыбызны, алар килә алмаса, якыннарын бүләк алырга көтеп калабыз.

Тормыш "кадрлары"
Минем тормышым кинодагы кебек булды. Ә аның сценариен сугыш язды...
"Кулак кызы"
Сәгать текелдәве астында тәмләп йокыга китәм дигәндә генә өйгә авылдаш малай чабып керде һәм аны дивардан куптара башлады.
- Ник тиясең сәгатькә? Синеке түгел ул, - дип каршы төшеп маташкан идем,
- Кулак кызы, тик тор, - дип янап, аны күтә-реп чыгып китте. Алдагы көнне өйдән итекләребезгә кадәр алып чыгып киткән-нәр иде, хәзер, әнә, текелдәгән тавыш булмагач, өй эче тып-тын. Аннары йортыбызны да сүтеп алдылар. Авылның на-муслырак кешеләре хет бер өлешен балаларга калдырыгыз, кайда кунарлар, дип куштаннарны оятка китергәч, алгы якка тимәделәр. Бу мәһшәрдә кайсы кая таралышкан тавыкларыбыз да куначага кайтып ояладылар.
...Менә шулай гаиләбез яңадан тернәкләнеп кенә килгәндә немец сугыш башлады. Авыл сәхнәләрендә театр-концертлар куеп йөргәндә әйбәт кенә егеткә гашыйк булып кияүгә чыктым. Бер атна гына яшәп калдык. Фронтка алдылар. Шуннан үзе дә кайтмады, хәбәре дә килмәде...
Авылда минем кебекләр рәттән, жәлләтеп торыр чак түгел. Мине Бөгелмәгә укырга җибәрделәр. Укытучы булып кал, дип кыстасалар да, авылга кайттым, тракторга утырдым. Хезмәт хакына паек бирә-ләр, ләкин өйгә бер әйбер дә алып кайтып булмый. Ачлык, кешеләр үлән ашап харап булдылар. Кечкенә энем дә яшь арыш ашап чүт үлмәде. Көне-төне кырда. Тракторларның хәзерге кебек өсте ябулы түгел, басу тулы бүре. Ач күзләре белән туп-туры карап калалар. Ничек йө-рәгем ярылып үлмәдем шунда?! Бервакыт МТСтан кайтып килгәндә салам күче өстенә төлкеләр яткан. Аларның берсе ташланса, өере белән һөҗүм итәләр, ди-ләр. Үземне түгел, өстемдәге тунымны жәлләдем - әниемә калыр, дип тора идем. Әллә шушы уйларым ярдәм итте, исән-имин авылга кайтып җиттем.
Югалган ирем кайтты...
Сугыш бетте, исәннәр кайтты. Мин һаман иремне өзелеп көттем. Җаны булса, хә-бәр бирер иде, дип өметләнәм. Юк. Үзем тракторда эшлим. Берчакны бергә эш-ләгән тракторчы егет өйләнергә сүз кушты. Мин ризалаштым. Хәләлем алтын таулары вәгъдә итмәде, ничек булдырабыз, шулай яшәрбез, диде. Парлап тракторда хезмәт куябыз. Ирем ипле, сабыр холыклы, бик әйбәт кеше булып чыкты. Шулай тыныч кына яшәп ятканда, 1952 елда, күпме өзелеп көткән беренче ирем кайтып төшмәсенме?! Мин икенче балама авырлы. Ул ялварып үзе белән яшәргә дәшә, әсирлектә идем, сиңа хәбәр салган булсам, "кулак кызы" дигән исемең дә бар, яхшы булмас иде, ди. Мин, хәбәр ит-кән булсаң, беркемгә дә әйтмәгән булыр идем, дип ачуланам. Хәзерге ирем Җиһангәрәйнең күзләренә карыйм:
- Күңелең ничек куша, шулай эшлә, - ди ул, үзе мине бик ярата иде. Ничек шундый кешене ташлап китәсең?! Тәүге мә-хәббәтем китте. Шуннан соң күрмәдем дә, ә Җиһангәрәем белән бик матур яшәп дүрт бала үстердек. Ул да фронтовик. Су-гыштан беркем көтмәгән үзен. Тол хатыннарның, ятим балаларның күзләренә кү-тәрелеп карарга да кыймый идем, дип сөйли иде ул. Сугыш турында кинолар карамый, ветераннар белән очрашуга йөрми иде мәрхүм. Фронтта чакта бер таныш түгел хатын-кыз бәйләгән бияләйне киеп йөргән, эчендә хаты да булган. Шушы хатын-кыз белән сугыштан соң га-илә белән хатлар языштык, посылкалар салыштык, аларның да дүрт баласы иде. Егерме елдан соң ул иремне күреп тә китте, тик өйгә килмәде.
Сугыш еллары туксан яшьлек әбиегез хә-терендә шулай истә калган. Иң зур теләгем : дөньялар гына тыныч булсын!
Мәсгудә ХӘСӘНОВА.
Кайбыч авылы.

 

"Тәмугта" булдым бугай
"Долгов Рашит Сибгатуллович 7.10. 1944 год, захоронен в Латвии, поселок Укри". "Хәтер" китабында минем хакта шулай язылган. Әллә шул миңа гомер өсти, мин исән һәм сугыш хатирәләрен һаман "тере" килеш саклыйм.
Алгы сызыкта
1943тә сугышка чыгып киттек. Япь-яшь малайлар идек. Безне эшелоннарда Суслонгерга озаттылар. Ни өчен анда? Әле дә шу-ңа җавап таба алмыйм. Анда яши-яши сугышта үлүең мең тапкыр әйбәт-рәк, дигән фикергә килдем. Коточкыч шартларда күп-ме яшьләр җан бирделәр. Суыкларда чыбык-чабык өстендә йоклап, ач килеш кара таңнан урман кисәргә китә идек. Бар азыгыбыз - суга болгаткан боламык, каешланып каткан ипи һәм су.
Бервакыт фронтка солдатлар җыярга керештеләр. Хәрби әзерлегем нуль булса да, мине дә алсыннар иде, дип чын күңелемнән теләдем. Латвия территориясендә алгы сызыкка эләктем. Чүпрәленең Уби авылы егете Анатолий Лепешкин белән бер девизиягә туры килдек. Монда мәһшәр! Ун көн саен кыр кухнясына ашарга алырга барабыз. Берсендә шулай икәү окоплардан шуыша-шуыша барып җиттек ...ә кухня урынында зур чокыр гына. Шартлатканнар. Ти-рә-якка сибелгән азыкны тутырдык та кире шуыштык. Шул көнне безнең полк тагын 100 километр алга атлады. Аннан немец камалышында калдык. Солдатлардан "дивар" ясап дошманга каршы бардык. Солдатлар чебен кебек кырылды. Минем аяк "бетте". Мәетләр өстеннән шуышып барганда Анатолийның снаряд тапаган гәүдәсенә юлыктым. Бик авыр булды. Ләкин "нечкәрергә" вакыт түгел. Дошман танклары якынлаша! Пулемет утлы кургашны өстебезгә сиптерә генә. Янәшәмдә нидер шартлады, аннан берни хәтерләмим...
Әсирлектә
Аңыма килгәндә мин әсирлектә идем. Бәрелешләр-дән соң әсирлеккә төшкән казаклар немец мәетләрен җыйганнар, җаны чыкмаган совет солдатларын да калдырмаганнар. Аннан Балтыйк диңгезе аша Германиягә озаттылар. Пароходка төягәнче барыбызны да яр буендагы бер баракка куып керттеләр. Башта нинди генә уй юк. Дошман өненә әсир булып бару хурлык! Шунда дивар буендагы бер чокырга качып калырга теләдем. Котылдым, дигәндә фрицлар барак эчен этләр белән тикшерергә керделәр. Конвоир эте мине тапты. Өсте-рәп чыгардылар. Берсе шунда миңа төбәп мылтыктан атты. Гомерем бетмә-гән, күрәсең, патрон тотылып калды. Икенчесе: "Киндер, киндер", дип атмаска кушты.
Пароходта өч тәүлек бер тәгам ризык күрмәдек. Төнлә ниндидер пристаньда туктап, кабат вагоннарга төяделәр. 10 тәүлектән соң Германиянең Кельн шәһәренә килеп җиттек. Дошман җиренә карата кү-ңелдә шундый нәфрәт. Атларга көчем калмагач, әсирләр мине лагерьга ка-дәр култыклап алып бардылар. Лагерьда руслар, албаннар, французлар, итальяннар, болгарлар, румыннар. Барысын да аерым-аерым япканнар. Көнгә бер тапкыр ашаталар. Күбебез тире белән сөяктән генә торабыз. Камераларда үлеп калучыларны, хәлсезләнеп эшкә бара алмаучыларны шунда ук крематорийга алып китәләр. Мин дә исән калмаган булыр идем. Кул остасы булуым коткарды. Безне совет самолетлары бомбага тоткан урыннарны сафка бастырырга чыгаралар иде. Шуннан агач ки-сәкләре табып кайтам да балалар уенчыклары ясыйм. Сакчыларга биреп, ипигә алмаштырам.
Берчакны немец күмер ташырга өенә алып китте. Гаиләсе ашарга чакырды. Шунда беренче тапкыр чә-нечке, ә кечкенә балалар алдына бәйләгән алъяпкычлар күрдем. Берзаман немец хатыны яныма килеп, башымнан сыйпап "Киндер, киндер" дип тет-рәнеп елый башлады. Соң-рак аңладым, аның минем яшьтәге улы да сугышка киткән. Саубуллашканда бер кирпеч ипи тоттырдылар.
Бер көнне лагерьда ыгы-зыгы башланды. Немецлар чабыша. Корал ташыйлар, бездә илтифатлары юк. Бер сакчы теләсә кая китегез, атмыйбыз, диде. Ә без кая чабарга белмибез. Бу 1945 елның мае иде. Шәһәрдән чыгып китеп, ур-манда америкалыларны очраттык. 2 ай буе алар безгә булышып тордылар. Аннан соң барлык әсир-ләрне җыеп, язмышларын хәл иттеләр. Үлемгә хөкем ителүчеләр күп булды. Полковник минем доку-ментларны караганнан соң, сиңа, улым, хезмәт итәргә, диде. Шулай итеп, полк мәктәбе курсанты булдым. 1950 елда гына өйгә әйләнеп кайттым.
Рәшит ДОЛГОВ.
Буа шәһәре.

"Оныту мөмкин түгел"
Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 17 яшь иде. Бу тетрәндергеч хәбәрне колхоз кырында эшләгәндә җиткерделәр. Бик авыр булды, ә күбесе ирләрен сугышка алачаклар дип елап җибәрделәр.
Тылдан фронтка
Ул җәйдә медицина училищесының 1 курсын тәмамлаган идем. Укуны ташларга туры килде. Колхозда эшләдек - җир дә сукаладык, чәчтек тә, уңыш та җыйдык, Кыят спирт заводы өчен торф та чыгардык. 1941 елның декабрендә Апас районына окоп казырга җибәрделәр. 40 градус салкында туңган җирне лом белән ватып, норманы үти идек. Әйтеп бетергесез авыр иде. Ә шулай да тылда яу кырында кебек куркыныч түгел инде - баш очыннан пулялар очмый. Миңа сугышка повестка 1943 елда килде. Башта өч атналык шоферлар әзерләү курсларына җибәрделәр. Аннан "права" тоттырдылар - теләсәң ничек автомобильгә идарә ит. Менә шулай 12 августта фронтка чыгып киттем, Беренче Украина фронтына эләктем. Поездда барганда Украина җирендә үк баш очыбызда немец самолеты пәйда булды. Ул менә-менә бомба ташлаячак. Яшь солдатлар арасында паника башланды. Поезд тизлеген киметте, урман эченә кергәч туктады. Ишекләрне ачтылар, әмма беркемне дә чыгармыйлар. Кинәт самолет кире очып китте, күрәсең, бомбасы булмагандыр. Барыбыз да җиңел сулап куйдык. Бу минем беренче хәрби чирканчык булды.
Билгеләнгән урынга барып җиткәч, автомобиль бирделәр һәм штабка билгеләделәр. Җырларда җырланганча, мине данлы фронт гаиләсе каршы алды, кайдан, кем булуым белән кызыксындылар. Татарстаннан икәнлегемне әйткәч минем янга бер солдат килде. Казаннан Габдулла иде ул, танышып, дуслашып киттек.
Көннәр коры торганда автомобильгә идарә итү берни булмаган икән, мәһшәр көзге пычраклар җиткәч башланды. Кыш та коткармады. Кар көртенә кереп чумган машинамны чыгара алмыйча ничек туңганымны, никадәр күз яше түккәнемне үзем генә беләм. Ярый әле Габдулла булды, мөмкин чагында ярдәм итте, өйрәтте. 19 яшьлек кызга бу хезмәт бик авыр иде шул. Изалана торгач, машинаны миннән алуын сорап, штаб начальнигына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым. Ул машинаны алды, санитар сумкасы бирде һәм берникадәр вакыт узгач, алгы сызыкка җибәрү белән куркытып, фронттагы хатыны булырга тәкъдим ясады... Мине икенче көнне үк алгы сызыкка озаттылар.
Мин - алгы сызыкта
Беренче Украина фронтының 20нче зенит полкына туры килдем, элемтәчегә әверелдем. Сугышның ни икәнен шунда күрдем. Бәрелешләр тынып тормый диярлек, немецлар чигенгәндә бар нәрсәгә ут төртәләр, территорияне миналап калдыралар. Башта саперлар эшкә керешә, алар артыннан - санитария частьләре. Картина куркыныч - яу кыры яралылар, үлеләр белән тулган. Санитарлардан соң чират безгә - элемтәче-ләргә җитә. Авыр-авыр үткәргечләр катушкаларын күтәреп, үлеләр, кан күл-ләвекләре аша атлап яңа элемтә линиясе сузабыз. Моңа күнегү мөмкин түгел. Элемтәне пулялар колак яныннан сызгырып үткәндә дә, аяк очына килеп төш-кәндә дә ялгарга туры килә иде.
Фашистларның вәхшилеген һич онытасым юк. Частебез ялга туктаганда, төшке аш урынына немец самолеты очып килде. Авылны тар-мар итте, йортлардан күмер генә калды, кешеләр корылды. Мин шунда иптәш кызымны югалттым - ул йорттан беренче булып чабып чыкты һәм бомба астында калды. Менә тагын бер эпизод - зур бер торак пунктка килеп кердек. Урамнарда үзләре ач, үзләре савылмаган сыерлар аптырап йөриләр, ә кешеләр юк. Шул вакытта солдатлар ишекләре кадакланган Ак чиркәүгә игътибар иттеләр. Немецлар ике көн элек хатыннарны, балаларны шунда ябып куйганнар. Яндырырга җыенган булганнардыр инде, өлгерми калганнардыр.
Табиб кулымны саклап калды
Фашистларның 1944 елның 17 июнендә бомбага тотуы минем өчен дә аяныч тәмамлана язды - уң җилкәмә яраландым. Канны күп югалтканмын, ярый әле санитар машинасы килеп өлгергән. Икенче бәхетемә - бик яхшы хирург, игътибарлы, кайгыртучан хатын-кыз, еврей Лидия Фельдштейнга туры килдем. Тиредә генә эленеп торган, әмма нервысына зыян килмәгән кулымны ампутацияләү мәсьәләсе килеп басса да, табиб аны саклап калырга карар кылды. Өч атна гомерем кыл өстендә иде, бернәрсә дә ашамадым. Табибым азыкны өеннән алып килеп, кашыктан ашатты, шәфкать туташы белән перевязкаларга алып барды. Ә мин һәрберсендә, авыртудан аңымны җуя идем.
Фронт, аның белән бергә госпиталь алга атлый. Терелә башлаган 20 яшьлек кыз анда кала алмыйм. Мине Винница госпиталенә җибәрделәр. Анда 6 ай дәваланганнан соң, 1945 елның 17 гыйнварында II төркем инвалид булып, кулымны бәйләп асып өйгә кайтып киттем.
Ел ярымнан соң сугыштан авылдашым Николай Стратонов кайтты. Ул сугышта ике бертуганын югалтты, әнисе вафат булды, минем дә бер абыем һәлак булды. Николай белән 1946 елның сентябрендә гаилә кордык, ике кыз тәрбияләп үстердек. Бик мәрхәмәтлеләр. Бүген мин кызым Галина тәрбиясендә яшим. Барысы да әйбәт. Җирдә тынычлык кына булсын.
Ә сугышта күргәннәрем һаман хәтердә. Аларны күкрәгемне бизәгән III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен", "Жуков" һәм күпсанлы юбилей медальләре һәм гарип калган кулым да оныттырмый.
Мария СТРАТОНОВА.
Немчиновка авылы - Буа шәһәре.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Байрак“ район газетасы редакциясе “Сугыш минем хәтердә...” конкурса...