Байрак
  • Рус Тат
  • “Светофорик” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр начар газ бүлеп чыгаручы автомобиль хужаларын кисәтте (фоторепортаж)

    "Чиста һава" акциясе ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәре Александр Маляшов, ГБУ "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ның Буадагы профилактикалау бүлекчәсе начальнигы Анна Сергудаева, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәсе белгечләре Гөлүсә Хәбибуллина, Гөлия Садретдинова, Гөлия Ваһапова катнашында үтте. Экологлар балалар белән бергә шәһәр урамнарына чыгып, төтен торбаларыннан начар газ бүлеп чыгарган...

    "Чиста һава" акциясе ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәре Александр Маляшов, ГБУ "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ның Буадагы профилактикалау бүлекчәсе начальнигы Анна Сергудаева, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәсе белгечләре Гөлүсә Хәбибуллина, Гөлия Садретдинова, Гөлия Ваһапова катнашында үтте. Экологлар балалар белән бергә шәһәр урамнарына чыгып, төтен торбаларыннан начар газ бүлеп чыгарган автомобильләргә бу хакта кисәтү кәгазьләре ябыштырдылар. Нәниләр белгечләрнең газоанализатор ярдәмендә начар газларны ничек итеп ачыклауларын кызыксынып күзәттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: