Байрак

Буа районы

Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Танышыгыз: “Минем кышкы Буам” конкурсның I этабының җиңүчесе, II этапның шартлары

Хөрмәтле сайтны укучылар! Бүген төгәл 12 сәгатьтә buinsk-tat.ru сайты һәм "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе игълан иткән "Минем кышкы Буам" фоторәсемнәр бәйгесенең 1нче этабы төгәлләнде. Анда иң күп "лайк"ны Ырыңгыдан Эльза Шурбина җыйды. Шулай итеп ул конкурсның финал өлешендә дә катнашу хокукы алды. Котлыйбыз! Ә хәзер конкурсның икенче этабын башлыйбыз (барысы ничә...

Хөрмәтле сайтны укучылар! Бүген төгәл 12 сәгатьтә buinsk-tat.ru сайты һәм "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе игълан иткән "Минем кышкы Буам" фоторәсемнәр бәйгесенең 1нче этабы төгәлләнде. Анда иң күп "лайк"ны Ырыңгыдан Эльза Шурбина җыйды. Шулай итеп ул конкурсның финал өлешендә дә катнашу хокукы алды. Котлыйбыз!

Ә хәзер конкурсның икенче этабын башлыйбыз (барысы ничә этап булачагын әлегә сер итеп саклыйбыз). Шартлары:

  1. Беренче этаптагы кебек Буа шәһәре һәм районы төшерелгән фотосурәтләр кабул итәбез.
  2. Фотосурәтнең кайсы урында төшерелгәне төгәл язылырга тиеш.
  3. Социаль төркемнәргә җибәрелгән фотолар саналмый, бары тик bayrakbua@mail.ru электрон почтасына салганнары гына конкурста катнаша.
  4. Фотоның авторы турында мәгълүмат бирелергә тиеш. Мөмкин булса, телефон номеры да.
  5. Конкурсның икенче этабына эшләр 20 гыйнвар көнне 17 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Районыбызның барлык матур почмакларын ачып бирә алган фотосурәтләр көтеп калабыз!

фото: fair.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев