Байрак
  • Рус Тат
  • Татар җаны кайда яши?

    Хөрия апа Җиһаншина турында яза башлаганчы ук баштан уй йөгерде: аның күңелен, авыл тормышына карата мәхәббәтен, татар-ның гореф-гадәтен барлап, дөньяга күрсәтә белүен бер материалда гына сөйләп бетерә алырмынмы?

    Кыска итеп әйткәндә, героем Яңа Чәчкап авылында туып, шунда берегеп, балалар үстереп, бүген авыл мәдәният йортында хезмәт куя. Аның инстаграмдагы аккаунтыннан карап авылы кешеләре, аларның эшләре турында күпме нәрсә белеп барабыз. Татарның тормышын авыл саклый, дигән фикердә ул.

    - Иртән торгач өстәл өстендә күпереп пешкән икмәк, авыл каймагы, болындагы үләннәр, болар әби-бабайларны ачлыктан коткарган, авылны яшәткән, - дип башлады ул сүзен. Бүген күп нәрсә заманалашса да, һәрнәрсә нигезендә хезмәт, борынгылар өйрәткәннәрне югалтмау тора, - дип уйлый ул. Шул уңайдан бер хатирә сөйләде.

    Әнисе элек мичтә арыш ипие сала торган булган. Озак итеп басып, әчетеп пешкән искиткеч тәмле ик-мәкне кызларына да биреп җибәрә торган булган. Менә шуны ничек итеп салуын хәтерли. Газ плитәсендә түгел, мичтә пешереп, гаиләсендә әбисе традициясен тергезеп җибәрәсе килә аның. Традиция, дигәннән, Яңа Чәчкапта Җиһаншиннар һәм Мусиннар гаиләсендә аларны дәвам итү изге нәрсә.

    Әле дә хәтерли Хөрия апа, беренче бәбиен алып кайткач, мәрхүмә каенанасының шатлыгыннан бөтен авылны чакырып бәби чәе уздырганын. Элеккечә ак мендәргә салып, авыл мулласы Алчәчәк дип, нәнинең колагына исемен әйткән, коръән укыган. Хөрия апа белән мәрхүм ире Җәүдәткә кунаклар теләкләр теләгәннәр. Шул арада Хөрия апа шкаф башыннан бер төргәк табып алды. Табын әйләнмәсе, диде аны сүтеп күрсәтеп. Бу да йортка кунаклар җыйганда борынгыдан килгән гореф-гадәтнең бер атрибуты.

    - Хәзер күп җирдә табында кунакларга аерым тастымаллар бирәләр. Ә элек аны менә шундый табын әйләнмәсе алмаштырган. Беләсезме, шушы тукыма әйләнмәнең бер итәктән икенчесенә күчүе кешеләрне берләштергән, якынайткан. Шуңа күрә, без кунаклар җыйгач, әле дә шуны кулланабыз, - ди Хөрия апа. Алай гынамы, бәбигә исем кушу, бәби чәе йоласын ул бер елны сәхнә түренә бишек элеп, барлык яшьләрне җыеп авыл мәдәният йортында да үткәргән.

    Хөрия апаның тагын бер яраткан дөньясы - ул чигешләр, татар милли бизәкләре. Кайларда гына чыгыш ясасалар да, мәдәният йортының “Сәйләннәр” төркемен чигешле ак алъяпкычлы, ак яулыклы ал күлмәкләрдән күрерсез. Ә авылда кайсы гына йортка керсә дә, чигешле эшләр күрсә, игътибарсыз калганы юк. Хезмәттәшләре Эльвира Садриева, Фәридә Саттарова белән бергә алардан авылда хәтта музей оештырдылар бит! Менә шулай гади итеп, татарның чын тормышын чагылдырып күрсәтә белә ул. Моның өчен үз милләтеңне дә, халкыңны да, чынбарлыкны да сөю кирәктер.

    Героемның тагын бер көчле сыйфатын әйтмичә булмый. Ул Буа районының иң дини авылы – Яңа Чәчкаптан. Биредә догада булмаган йорт бик сирәктер. Гаиләләрдә балаларны кечкенәдән Ислам дине буенча яшәргә, әти-әнине хөрмәт итәргә, бер-береңә игелекле булырга өйрәтеп үстерәләр. Хөрия апа да шулай – авылда яшәүче әти-әнисен, туганнарын олылый, үзе дә мөселман кануннарын үтәп яши. Социаль челтәрләрдә райондашларын Ураза, Корбан гаете белән котлап постлар яза.

    – Гомеремнең күп өлешен ялгыз хатын, ялгыз ана булып яшәсәм дә, бервакытта да курыкмадым. Ходай тәгалә мине саклый, көч бирә. Авылдашлар хөрмәт итәләр, туганнарымның җылылыгын тоеп яшим, балалаларым тәүбә-тәүфыйклы. Гади авыл хатынына ни кирәк тагын? Тормышта күпне өмет итмәдем, Аллаһ ризалыгында булып, биргәненә шөкер итеп яшәдем, - диде ул.

    Мин аның шулай әйтәсенә ышандым да, чөнки аның тыйнаклылыгы, чын татар мөслимәсе булуы әллә каян күренеп тора. Гел шундый булып калыгыз, Хөрия апа!

    Әлфинур Йосыпова.

    Фотолар Хөрия Җиһаншинаның шәхси архивыннан

    13 март.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: