Татар Биморзасы авылы янында автомобильләр әйләнеп капланды (+ фото)
Мондый ДТПлар анда бер-бер артлы теркәлде. Аның беренчесе 13 декабрь, якшәмбе таңында булган. "Лада-Приора" автомобиле йөртүчесе идарәне югалтып, юлдан дамба астына "очкан". Үзенең сәламәтлегенә зыян килмәде. Икенчесендә - 14 декабрь кичендә булганында "ВАЗ-2107" автомобиле хуҗасы шундый һәлакәткә очрады. ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда ул ДТП урыныннан качкан. Аның Чүпрәле районында...
Мондый ДТПлар анда бер-бер артлы теркәлде. Аның беренчесе 13 декабрь, якшәмбе таңында булган. "Лада-Приора" автомобиле йөртүчесе идарәне югалтып, юлдан дамба астына "очкан". Үзенең сәламәтлегенә зыян килмәде. Икенчесендә - 14 декабрь кичендә булганында "ВАЗ-2107" автомобиле хуҗасы шундый һәлакәткә очрады. ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда ул ДТП урыныннан качкан. Аның Чүпрәле районында яшәве билгеле. Эш тикшерү өчен әлеге районның эчке эшләр органына җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев