Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татар Буасында җыештырылган урында янәдән чүплек ясаганнар

Санитар чистарту икеайлыгы тәмамланды. Экологик торыш уңай якка үзгәрдеме? Шуны ачыклау максатында 1 июнь көнне нәкъ ике ай элек Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә үткәрелгән рейд эзләре буенча кабат йөреп чыктык. Ул чактагы кебек үк беренче булып Татар Буасы авылы читенә...

Санитар чистарту икеайлыгы тәмамланды. Экологик торыш уңай якка үзгәрдеме? Шуны ачыклау максатында 1 июнь көнне нәкъ ике ай элек Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә үткәрелгән рейд эзләре буенча кабат йөреп чыктык.

Ул чактагы кебек үк беренче булып Татар Буасы авылы читенә юл алдык. Исегезгә төшерәм: анда галәмәт зур мәйданда һәм ничә еллар төрле юллар белән көрәшеп тә чик куеп булмаган санкцияләнмәгән чүп түгү урыны бар иде. Идарәнең 3 разрядлы өлкән белгече Ленар Курамшин быел прокуратураны "ярдәмгә" чакырачакларын белдерде анда. Алдагы көнне эколог белән элемтәгә кердем һәм бу хәлнең ничек үзгәрүен белештем.

- Әлеге санкцияләнмәгән чүп түгү урыны ниһаять юк ителде дисәң дә була. Анда Буа элеваторы тракторы бер ай тирәсе эшләде, - диде ул. "Яңа" территорияне үз күзләрем белән күрү, аны башкаларга күрсәтер өчен тагын бер кат фотога төшерү иде максатым. Шәһәребезнең мине озата барган чиста урамнарына, ул якта урнашкан элеватор, "Буа агропомснабы" территорияләрендә үсеп утырган чәчәкләргә сокланудан алган күтәренке кәефем бирегә килеп җитүгә "эреп" юкка чыкты. Зур хезмәт куелган - монысына сүз әйтеп булмый. Тик анда тагын өр-яңа чүп таулары хасил булган бит?! Капчыклап китереп аударганнар. Вак бәрәңгегә кадәр бар. Кемдер күн итекләрен дә ташлаган. Тагын кайсыгызның кулы, җаны барды инде бу эшкә?! Кешеләр, нигә төзәлмисез?

Шундый авыр уйлар белән кайтыр юлга кузгалдык. Икенче тукталыш - дрнеажлы канауга кадәр шәһәр урамнарын да урадык. Анда-монда яткан пластик шешәләр, туңдырма, көнбагыш капларын (аларны да бит кешеләр ташлый!) санамаганда, урамнарга тел-теш тидерерлек түгел. Күп йортлар, кибетләр, оешма-предприятиеләр тирәләрендә чәчәкләр үсә, үләнне чабып алганнар. Барыбер дә даими җыеп торганга гына чиста алар. Экология хезмәткәрләре дә ике ай дәвамында даими рейдлар үткәргәннәр. Алар барышында 23 санкцияләнмәгән чүп түгү урыны ачыкланган, аларның 17се бетерелгән. Хокук бозучыларга карата административ материаллар тутырылган. Ә дренажлы канау шактый чистарган. Анда өмәгә экологлар да, мәктәп укучылары да чыккан. Ә менә бирегә канализация суларын агызучылар бар әле. Ленар Курамшин әйтүенчә, шушы көннәрдә генә ике хуҗага карата беркетмә тутырылган. Алар торбаларын 30 көн эчендә алырга сүз биргәннәр. Ә алга таба инспекторлар төнге рейдлар үткәрәчәкләр, яшерен камералар да урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев