Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Татар әдәбияты үзәге” сайты басма китапларны кысрыклап чыгармас – Илдар Сәгъдәтшин

(Казан, 2 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). "Татар әдәбияты үзәге" сайты басма әдәбиятны китап киштәләреннән кысрыклап чыгармаячак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының VI сьезды матбугат үзәгендә "Татар әдәбияты үзәге" сайтын тәкъдим итү чарасында Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте. "Басма китапларның үз аудиториясе, үз укучысы бар. Ә интернет аша...

(Казан, 2 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). "Татар әдәбияты үзәге" сайты басма әдәбиятны китап киштәләреннән кысрыклап чыгармаячак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының VI сьезды матбугат үзәгендә "Татар әдәбияты үзәге" сайтын тәкъдим итү чарасында Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.

"Басма китапларның үз аудиториясе, үз укучысы бар. Ә интернет аша уку - ул башка әйбер. Интернетта укыган кеше басма китапларны алмаячак дигән фикер дөрес түгел. "Татар әдәбияты үзәге" сайты белән без укучылар аудиториясен киңәйттек", - диде ул.

Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе сүзләренчә, "Татар әдәбияты үзәге" сайтын яшьләр дә, өлкән буын кешеләре дә файдалана.

"Татар әдәбияты үзәге" сайтын ясап, укучылар аудиториясен киңәйттек. Сайтны яшьләр өчен генә, диеп уйламас идем. Аңа минем әни дә бик теләп керә", - ди Илдар Сәгъдәтшин.

"Татар әдәбияты үзәге" сайтында китапларның 90%ын бушлай укып була. Сайтта сатуда булган электрон китаплар, басма китапларга караганда, якынча ярты бәягә арзанрак сатылачак.

2016 елның июленнән алып бүгенге көнгә кадәр "Татар әдәбияты үзәге" сайтын 15 мең кеше файдаланган. Шулай ук бу вакыт эчендә 1500 китап сатылган.

"Татар әдәбияты үзәге" сайты - заман таләпләренә туры китерелгән өч телдәге электрон портал. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә сайтны латин шрифты белән чыгару мөмкинчелеге карала. Сайт 2016 елның июль аеннан бирле эшләп килә. Кулланучылар сайтка www.tatkniga.ru сылтамасы аша күчә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев