Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татар дөньясында югалту

Гәрәй Рәхим вафат булган

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Язучы Гәрәй Рәхим вафат булган. Бу турыда Разил Вәлиев хәбәр итә.

«Бүген Татарстан халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим бакыйлыкка күчте. Хуш, бәхил бул, талантлы каләмдәшебез, якын дустыбыз. Урының җәннәт түрләрендә булсын», — дип яза Разил Вәлиев Фейсбук челтәрендәге сәхифәсендә.

Гәрәй Рәхимгә 80 яшь иде.

Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа. 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Аның аерым әсәрләре инглиз, немец, поляк, монгол, венгр, төрек, украин, казакъ, әзәрбайҗан, үзбәк, латыш һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

Курчак театры өчен язылган «Кәҗә белән Сарык» (Г.Тукай буенча) әкият-пьесасы, опера өчен «Каһәрләнгән мәхәббәт» (М.Гафури-ның «Кара йөзләр» повесте буенча) исемле либретто, өч серияле «Борын­гы Болгарны сагыну» исемле тарихи-әдәби киноэпопея сценариесы, Минзәлә һәм Туймазы татар театрларында куелган берничә драма әсәре һәм мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар, скетчлар авторы буларак та билгеле.

1980 елда аңа — «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», 2007 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

«Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә ул 1984 елда Татарстан Респуб­ликасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Гәрәй Рәхим — «Татар балалар поэзиясе антологиясе»н төзүдә катнашучы һәм 1992 елда нәшер ителгән ике томлы «Татар поэзиясе антологиясе» исемле фунда­менталь басманың төзүчесе, шулай ук Мәскәүнең «Советская Энциклопе­дия» нәшриятында басылган «Литературный энциклопедический словарь»ның татар һәм башкорт әдәбияты өлешләренең авторы.

 

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/06-09-2021/g-r-y-r-him-vafat-bulgan-5836470

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X