Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татар тарихын барлаучы имам

Татарлар тарихын – борынгы әби-бабаларыбызның тормыш рәвешен, милләтнең сакланып калуын, күп каршылыклар булуга карамастан татар теленең үз бөеклеген, кыйммәтен югалтмый буыннардан-буыннарга алып килүен төп бурыч, дип саный Карлы авылы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мөслим (чын исеме Марсель) хәзрәт Кәримов.

 

Моннан тыш әле ул Буа шәһәренең “Әниләр” мәчетенең имамы да, Буа районы мөхтәсибенең балаларны укыту, тәрбия кылуда алыштыргысыз ярдәмче дә.

Беренчедән, героемны мөгаллим буларак ачасым килә. Чөнки балалар тәрбияләүдә, аларның үзаңын үстерүдә Мөслим хәзрәтнең өлеше бик зур.

 – Бала кечкенәдән Татарстан тарихы хакында тулы мәгълүматлар туплый килергә тиеш, дип саныйм. 5-9 сыйныфларда Идел болгарында, Алтын Урда чорында, Казан ханлыгында барган вакыйгаларны сөйлим. Шулай ук аларга элек-электән татар халкының бердәм булуы, үзенең кыйбласын – милләтлелеген, телен, динен саклый алуы хакында мисаллар китерәм. Киләчәктә алар да бу мирасны югалтмый, үзләренең балаларына калдырсыннар, - ди мөгаллим.

Әйтүенчә, әлеге төшенчәләрне аңлатканда ул укытуның төрле ысулларын кулланып карый. Бу эштә китап укудан һәм дәрестән соңгы чаралардан тыш замана техникасы да ярдәмгә килә. Электрон платформада балаларның белемнәрен тикшерү бик уңайлы, ди ул.

Дәрестән соңгы чаралар дигәннән, хәзрәт Карлы авылы мәктәбе укучыларын еш кына мәдрәсәгә экскурсиягә алып килә. Ул аларга әлеге данлыклы уку йортының тарихы, аның республикадагы әһәмиятле урын алуы хакында бәян итә.

Мөслим Вәгыйзь улы авыл мәктәбендә укытудан тыш, Буа мәдрәсәсе шәкертләрен тәрбияләү буенча да зур көч куя. Татар балалары үз телендә сөйләшеп, башка райондагы яшьтәшләре белән дә аралашалар, төрле спорт һәм дини ярышларда катнашалар. Ә инде Буа мәдрәсәсендә республикадан гына түгел, ә Россиянең күп кенә шәһәрләреннән килгән шәкертләр укуын исәпкә алсак, гаиләсендә русча өйрәнеп үскән балаларның татарча сөйләшергә өйрәнүләре, татар яшьтәшләре белән бергә дини чараларны билгеләп үтүе – үзе бер бәяләп бетергесез тәрбия.

Дини мөгаллим буларак та хәзрәтебез республикакүләм мактауга лаек булды. Татарстандагы мәдрәсәләр арасында ул үткәргән ачык дәрес үрнәк итеп күрсәтелде, бу уңайдан аны Казанда тантаналы төстә бүләкләделәр. Шулай ук бу дәрес Татарстанның Фән һәм Мәгариф министрлыгының рәсми сайтына да урнаштырылды.

 

Икенчедән, героебыз берничә елдан бирле МР3 форматта дини вәгазьләр аудиоҗыентыкларын чыгара. Моннан тыш дискларда Азан, Коръән тәфсире, төрле сүрәләр урнаштырыла. Идеяның авторы – Буа районы мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов. Мөслим хәзрәт алдан гарәп телендә дәресләр уздыра, аны татарчага тәрҗемә итә. Ул аларны райондашларга биргәндә татар телендә тәфсирләп аңлата, мөэмин-мөэминәләрнең сорауларына җавап бирә. Соңгы вакытта илдә коронавирустан саклану чаралары уздырылу сәбәпле, ул вәгазьләрне интернет челтәренә урнаштыра, сылтамаларын Инстаграм битендәге @mechet_aniler_buinsk аккаунтында IGTV форматында күрсәтә. Шулай ук радиодан Мөслим хәзрәт әзерләгән җомга вәгазьләре чыгып бара. Бу илдәге аерым вәзгыять вакытында да райондашлардан аерылмау дигән сүз.

Өченчедән, билгеләп үткәнебезчә, Мөслим Кәримов Буа шәһәренең “Әниләр” мәчете имамы да. Ул бу Ходай йортын яңабаштан үзгәртеп корды, дип әйтсәң дә ялгыш булмас. Берничә ел буе алып барылган ремонт барышында мәчет күзгә карап матурланды. Шул рәвешле бирегә гыйбадәт кылырга йөрүче буалылар өчен уңайлылыклар тудырылды. Беррәттән Буа мәдрәсәсендә читтән торып белем алучы шәкертләр өчен дә төн куну урыннары ясалды. Моннан тыш мохтаҗларга ярдәм итү юнәлешен дә актив алып бара ул.

– Гаиләмә вакытым калмый диярлек. Шөкер, хатыным һәм кызларым күпкырлы эшчәнлегемне аңлыйлар һәм хуплыйлар, - ди Мөслим хәзрәт.

Әлфинур Йосыпова.

Буа шәһәре, 3 апрель.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев