Татарстан мәктәпләрендә 6-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү курсын яңартачаклар
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстан мәктәпләрендә 6-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү курсын яңартачаклар

Татарстан мәктәпләрендә сентябрьдән 6-11 сыйныф укучылары өчен «Россия – минем офыкларым» дәрестән тыш эшчәнлек курсы яңартылачак.

2026/2027 уку елында программага беренче тапкыр республиканың икътисадына, предприятиеләренә һәм кирәкле һөнәрләренә багышланган төбәк блогын кертәчәкләр. Бу хакта «Киләчәккә билет» проектының матбугат хезмәте хәбәренә таянып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте яза.

Аңа тугыз тематик дәрес керәчәк. Анда укучыларны Татарстан икътисадының төп тармакларының казанышлары, аларның кадрлар ихтыяҗлары, реаль эш урыннары, хезмәт шартлары һәм республикада карьера үсеше өчен мөмкинлекләр белән таныштырачаклар.

Дәресләрне тармак һәм практик юнәлешле дәресләргә бүләчәкләр. Практик юнәлешле дәресләр конкрет һөнәрләргә багышланачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-maktaplarenda-6-11-syinyf-ukucylary-ocen-honari-yunales-biru-kursyn-yanartacaklar-5928032

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев