Байрак
  • Рус Тат
  • “Татарстан” радиосын тыңлаучы буалылар, сезне юбилейга чакырабыз

    11 октябрь көнне Буаның Космовский урамы, 91 адресы буенча урнашкан мәдәни үсеш үзәгендә "Татарстан" радиосының 90 еллыгы зурлап үткәреләчәк. Юбилей кичәсенә радионың эшчәнлегенә зур өлеш керткән Рәзин Нуруллин, якташыбыз "ГТРК" каналы директоры Фирдүс Гыймалетдинов, радиода тапшыруларны алып баручылар үзебезнең Каенлык авылында туып-үскән Тәүфыйк Сәгыйтов, танылган "Дәү әни" һәм "Дәү әти"...

    11 октябрь көнне Буаның Космовский урамы, 91 адресы буенча урнашкан мәдәни үсеш үзәгендә "Татарстан" радиосының 90 еллыгы зурлап үткәреләчәк. Юбилей кичәсенә радионың эшчәнлегенә зур өлеш керткән Рәзин Нуруллин, якташыбыз "ГТРК" каналы директоры Фирдүс Гыймалетдинов, радиода тапшыруларны алып баручылар үзебезнең Каенлык авылында туып-үскән Тәүфыйк Сәгыйтов, танылган "Дәү әни" һәм "Дәү әти" Әлфинур Хисамова белән Зәйтүн Яркәев, Данил Ибраһимов, республиканың танылган эстарада артистлары килүе көтелә. Сез, хөрмәтле буалылар, үзегез озак еллар яратып тыңлаган дикторларның йөзләрен, үзләрен дә күрә аласыз.

    Кичәгә барлык буалылар да чакырыла, керү ирекле. Әлеге истәлекле очрашу Буа телевидениесендә, шулай ГТРК канлалында 40ар минутлык тапшырулар итеп күрсәтеләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: