Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Татарстан-Яңа гасыр” генераль директоры Илшат Әминов Буа турында документаль фильм әзерли

Бүген Буага "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры, "7 көн" тапшыруын алып баручы Илшат Әминов һәм аның белән бер төркем журналистлар килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова әйтүенчә, алар райондагы президент программасы буенча төзелгән объектлар һәм Буаның башка тарихи урыннары турында сюжет төшерәләр. Бүген иртән алар...

 

Бүген Буага "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры, "7 көн" тапшыруын алып баручы Илшат Әминов һәм аның белән бер төркем журналистлар килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова әйтүенчә, алар райондагы президент программасы буенча төзелгән объектлар һәм Буаның башка тарихи урыннары турында сюжет төшерәләр. Бүген иртән алар яңа "Светофорик" балалар бакчасына бардылар, шәһәрнең үзәк паркта барган төзекләндерү эшләре белән таныштылар, үзәк мәйдандагы Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган мемориал-комплекс янында булдылар. Шулай ук Карлы авылындагы ит комбинаты, Күл Черкене авылындагы мәдәният йорты, һәйкәл, Б. Урманче музее, шәһәрдә шикәр заводы, спиртзавод, драма театры, кырларда барган урып-җыю эшләре хакында да сюжет төшерәләр. Буа турында документаль фильмны "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында атнаның якшәмбесендә эфирга чыгучы "7 көн" тапшыруында карап булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Буага “ТатарстанЯңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, “7 көн” тапшыруын алып бару...