Байрак
  • Рус Тат
  • "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевне соңгы юлга озатучылар арасында якташыбыз да бар (фоторепортаж)

    Заманында иң зур тиражга ия булган "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев соңгы айларда яман чир белән авырый иде. Кызганыч, ул куркыныч авыруны җиңә алмады. Аңа нибары 66 яшь иде. Бүген Салмачы бистәсендә, мәрхүм яшәгән йорттан аны соңгы юлга озаттылар. Аны бүген Әтнәдә күмәләр. Хушлашырга мәрхүмнең туганнары, хезмәттәшләре, дуслары...

    Заманында иң зур тиражга ия булган "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев соңгы айларда яман чир белән авырый иде. Кызганыч, ул куркыныч авыруны җиңә алмады. Аңа нибары 66 яшь иде.
    Бүген Салмачы бистәсендә, мәрхүм яшәгән йорттан аны соңгы юлга озаттылар. Аны бүген Әтнәдә күмәләр. Хушлашырга мәрхүмнең туганнары, хезмәттәшләре, дуслары килгән. Алар арасында якташыбыз Ислам Әхмәтҗанов та бар.
    Сүз уңаеннан, быел "Бәллүр каләм" журналистлар бәйгесенең гран-при бүләге Исмәгыйль Сәлмән улына тапшырылган иде. Аның кызы Айгөлгә сәхнәдә "Лада Калина" автомобиле ачкычын бирделәр. Бүләкне алырга Исмәгыйль абый үзе инде килә алмаган иде...
    +
    Чыганак: Матбугат.ру

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: