Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда фаҗига: 15 яшьлек егет дустына булышырга гына кергән булган (ВИДЕО)

Гомер китабына ничә бит язылганны берәү дә белми. Яңа Чишмә районы Горшково авылында яшәүче Павел Чебурахтин өчен январьның соңгы көне гомеренең дә соңгы көне була. 15 яшьлек егет күршеләренә ярдәмгә үз аяклары белән керә. Әмма аңа бу йорттан исән килеш чыгарга насыйп булмый. Татьяна Ямуранова йортына газ кермәгән. Гаилә йортларын...

Гомер китабына ничә бит язылганны берәү дә белми. Яңа Чишмә районы Горшково авылында яшәүче Павел Чебурахтин өчен январьның соңгы көне гомеренең дә соңгы көне була. 15 яшьлек егет күршеләренә ярдәмгә үз аяклары белән керә. Әмма аңа бу йорттан исән килеш чыгарга насыйп булмый.

Татьяна Ямуранова йортына газ кермәгән. Гаилә йортларын утын ягып җылыта. Бу бәхетсезлеккә сәбәпче дә була. Татьяна ханымның улы металл котелга ягып, өйне җылытырга уйлый. Ярдәмгә Павелны да чакыра. Ни сәбәпледер, котел шартлый. Гомере беткән булгандыр инде, ул Павелның башына эләгә һәм егет шундук җан бирә.

Мәктәп директоры фикеренчә, шартлау котелга бер тәүлек якмыйча тору сәбәпле торбаларга пар җыелу аркасында килеп чыккан.

Шартлау өйнең бер як стенасын да җимерә. Әмма янгын чыкмый. Тикшерүчеләрнең фаразлары буенча, шартлау котелны дөрес эксплуатацияләмәү аркасында килеп чыккан.

-Бу хәбәр миңа кичке 7ләр тирәсендә килеп иреште, - ди мәктәп директоры Габделгазиз Юнысов. - Егет кызганыч. Нишлисең бит, күрәчәк. Татьяна астма белән чирли, көне буе өйдә булган. Малайлар, өйне җылытырга уйлаган инде. Павел иптәшенә ярдәмгә кергән булган.

Павел Ленин мәктәбенең 9 сыйныфында укый. Әнисе ООО "Сөт Иле"нең Яңа Чишмә бүлегендә сыер савучы булып эшли. Әтисе Әлмәткә йөреп, "Нефтегаз" оешмасында хезмәт куя.

-Павел уртача укыды. Тәртип бозмады. Һәрхәлдә, укытучыларның зар белән миңа кергәне булмады. Шук, кемгәдер зыян сала торган малай түгел. Җыр-биюгә, спортка хирыс дип тә әйтә алмыйм. Гап-гади укучы иде. Укытучылар аның телефонда уйнарга яратуын әйтеп узды. Әмма дәрестә түгел, буш вакытында уйнаган, - ди директор.

-Паша һәрвакыт шат күңелле һәм тормышны ярата иде, -ди авылдашы Светлана Митрофанова. - Менә дигән гаиләдә тәрбияләнде. Аның турында бер начар сүз дә ишеткәнем булмады. Ул да шулай ук кеше сөйләргә яратмый иде. Җәй җитсә, Павелны авылда эзләм таба димә инде. Балыкта ул! Паша бик оста балыкчы иде. Бүген авыл өстендә кара кайгы. Шундый мөлаем, кешелекле егетнең кинәт вафат булуы кызганыч.

Пашаны Чистай моргына алып киткәннәр. Аны җир куенына, вафатына өч көн булгач кына иңдерәчәкләр.

Хәзерге вакытта тикшерү комитеты хезмәткәрләре шартлауга китергән сәбәпләрне һәм гаеплеләрне ачыклый.

Чыганак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев