Татарстанда коткаручылар елга аша йөзеп чыкканда баткан ир-атны эзли
1 майда Татарстанның Буа районы Әлшәй авылында фаҗига булган. Урманда Зөя елгасы ярында ял итүчеләрнең берсе – 40 яшьлек исерек ир-ат елганы йөзеп чыгарга булган.
Аны танышлары бу уеннан кире кайтара алмаган. Нәтиҗәдә ир-ат берникадәр йөзеп барган да, су астына киткән. Аның иптәшләре коткаручыларны чакырган.
Алар көн дәвамында яр буен тикшергән, ә водолазлар елга төбеннән эзләгән. Эзләү эшләре икенче көнне дә дәвам иткән, коткаручыларга җирле халык та ярдәм иткән, алар көймәләрендә яр буйларын караган.
Әмма ике көндә ир-атны таба алмаганнар. Эшләү эшләре дәвам итә.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, температура төшү сәбәпле, ир-атны көзән җыерган булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, суга батканда кеше ярдәм сорый алмый – шулай ук тавыш чыгару чикләнә. Шулай ук су температурасы да куркыныч тудыра: кеше кояшта җылынгач салкын суга чума икән йөрәк туктарга яки «коры бату» булырга мөмкин.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Татарстанда коену сезоны 1 июньдә генә ачылуы турында кисәтә.
«Җиһазланмаган урында коенган өчен муниципалитетның административ комиссиясе 1-1,5 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкин», - диделәр ведомствода.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kotkarucylar-elga-asa-iozep-cykkanda-batkan-ir-atny-ezli-5854043
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев