Байрак
  • Рус Тат
  • Түбән Наратбашта 83 яшьлек әбинең мәете табылды

    Бу хәл кичә булды. Районара тикшерү бүлегенең аерым мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Әмир Рәйманов белдерүенчә, әбинең үлеме сәбәпләре булып ике төрле фараз карала. Беренчесе - ул өйдәге газ ягып җылытуга көйләнгән утын миченең төтен юллыгын япкан, ә газны сүндерергә оныткан. Бу очракта үлем агулы газдан булырга мөмкин. Икенчесе -олы кешенең...


    Бу хәл кичә булды. Районара тикшерү бүлегенең аерым мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Әмир Рәйманов белдерүенчә, әбинең үлеме сәбәпләре булып ике төрле фараз карала. Беренчесе - ул өйдәге газ ягып җылытуга көйләнгән утын миченең төтен юллыгын япкан, ә газны сүндерергә оныткан. Бу очракта үлем агулы газдан булырга мөмкин. Икенчесе -олы кешенең авырудан вафат булуы да ихтимал. Тикшерү материалында язылганча, хәрәкәтсез яткан әбине алдан күршеләре күрә. Алар "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләрен чакырталар. Алар килүенә әби җан биргән була. Полиция аның үлеме сәбәбен ачыклый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: