Байрак
  • Рус Тат
  • Театраль Сабантуй: Әминә апа Шәрәфетдинова иң көчле таяк тартучы!

    Татарстанда артистлар Сабан туе унынчы мәртәбә үткәрелде. Быел ул Саба районының Лесхоз авылында үтте. Анда Буа артистлары да катнашты. Сабан туе театр коллективларының парады белән башланып китте. Аннан барчасын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сәламләделәр. Бәйрәм традицион уен-ярышлар белән дәвам итте. Буалы...

    Татарстанда артистлар Сабан туе унынчы мәртәбә үткәрелде. Быел ул Саба районының Лесхоз авылында үтте. Анда Буа артистлары да катнашты.

    Сабан туе театр коллективларының парады белән башланып китте. Аннан барчасын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сәламләделәр.

    Бәйрәм традицион уен-ярышлар белән дәвам итте. Буалы артистлардан хатын-кызлар аркан тартуда өченче, ир-егетләр икенче урынны алдылар. Гөлзада Кәмәретдинова көянтә белән су ташуда оста булды. Башка ярышларда да безнекеләр сынатмады.

    Соңыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән батырга автомобиль бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: