Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Тел һәм дин кыйммәтен тойган сизгер күңел

Буа районы Яңа Тинчәле авылы кызы ул. Йолдыз Шәрәпова район горурлыгы гына түгел, ә республикага да мәгълүм шәхес.

Тик мин аны танылган булуы өчен түгел, ә татар сөйләм телен, иҗат стилен алга сөргән язучыларның берсе буларак язасым килде. Республиканың меңләгән сабыйлары ана телендә шигырьләрен ятлыйлар, ахыргача ачылырга өлгермәгән телләрен “чайрыйлар”. Бу – киләчәк буынга үз телен онытмас өчен балачактан салынган орлык.

– Ана теленең дәрәҗәсе зур. Ул бит әнием шикелле якын. Татар телен яратсыннар, онытмасыннар, дип гомер иткән кеше мин. Иҗат аша балаларга милли горурлык хисләре сеңдерергә тырышам. Үз телен сөйгән кеше хур булмый бит ул. Чөнки татарлар алар горур халык, аның батырлары, күренекле шәхесләре дә күп. Мин әлеге милләт кешесе булуыма бик шатланам, - ди шагыйрә.

Башкача мөмкин дә түгел, чөнки укытучылар гаиләсендә туган баланың биш яшеннән бирле кулыннан китап төшми. Язмыш үзе дә аны иҗади шәхес булырга этәргән. Әнисе әтисеннән аерылып, вакытлыча торакка – (нәтиҗәдә бергә 21 ел бергә яшиләр) бер әбигә йортка керә. Әби гаять җор телле, иҗади зат, гел мәкаль белән җавап бирә торган була. Аңардан өйрәнгән тапкыр сөйләм теле Йолдызның канына сеңә.

Ул шушы балачактан бирелгән татар акылын балаларча гадиләштереп, “Яшь ленинчы” газетасында эшләгәндә нәниләр өчен шигырьләр яза башлый. Бу вакытка күп еллар узса да ул гел балалар янында.

– Күп очрашуларга – балалар бакчаларына, мәктәпләргә йөрим. Шигырьләремне сабыйлар үзләренең сакау телләре белән сөйләгәндә рәхәтлек кичергәнемне белсәгез! Укылган китаплардан, гаиләдәге тәрбиядән ирешелгән кыйммәтне аларга җиткерә алам, Ходайга шөкер, - ди якташыбыз.

Героебыз, балалар иҗатыннан тыш, татар милләте хакындагы уйларын тасвирламый калмый. Һәрбер йортта, бигрәктә, авыл өйләрендә буыннардан-буыннарга амәнәт булып тапшырылып килгән, тарих тузаннары кунса да, кыйммәтләрен югалтмаган гаилә ядкәрләре була. Шуны шагыйрә барларга чакыра:

– Тарих өчен вак әйберләр юк, тарихның хәтере әйбәт. Тарих тузаннары аша да асылташтай ялтырап торган мондый кадерле ядкәрләр, әйткәнебезчә һәр йортта, һәр гаиләдә саклана. Алар үткән белән бүгенгене, буыннар чылбырын тоташтыра. Әйдәгез, бу гаилә ядкәрләрен бергәләп барлыйк. “Үткәннең белмәгәннең киләчәге юк,” – диләр. Безнең милләт киләчәкле һәм якты булырга тиеш”, - ди ул.

Менә шундый тирән уйларын җиткерә балалар шагыйрәсе иҗатын сөючеләргә.

Соңгы елларда Йолдыз Шәрәпованың иҗатын “Ана шигырьләре” дип тә атый башлаганнар. Шагыйрә үзе дә күп балалы әни. Ул һәрбер әти-әни балаларына кечкенәдән әйтә торган “алдама”, “мәрхәмәтле бул”, “урлама”, “рәнҗетмә”, “өлкәннәрне хөрмәт ит”, һәм башка нәсыйхәтле сүзләрне шигырь юлларына сала. Килешегез: бу сабыйлар өчен үтемле тәрбия чыганагы.

Алда әйтелгән үгетле сүзләрне Ислам дине кануннарында да язылган.

– Мин беркайчан да диннән китмәдем дисәм дә була. Мин аны “Уяну” дип аталган иҗат җимешемдә дә чагылдырдым, - ди мәкалә героебыз.

Менә аннан бирелгән өзек:

 “Балачагымның якты хәтирәсе булып өй түребездә эленгән шамаил саклана. Тагын бер күңелгә кереп калган күренеш ул – идәнгә җәелгән камыш намазлык. Аның өстенә бабаем утырган. Ул намаздан соң озак итеп дога кыла. Шуннан ул намазлыгын төреп куя да минем башымнан сыйпап: “Менә кызым зур үскән” – дип шкафтан 10-15 тиен акча бирә. Шуннан бирле Ислам дине күңелемдә юмартлык белән тиңләшә. Авыл картларының җомга намазыннан кайтканын да хәтерлим. Иң алда минем бабам, ул – авыл мулласы. Горурлык хисе туа. Әтием булмаса да, бабам бар бит! Ниндие әле! Бу мисал нигезендә миндә безнең дин белән горурлану хисе сеңеп калган” – дип язган.

Киләчәк иҗатында да ул тел, тәрбия һәм дин бәйләнеше өзелмәс, ди.

Әлфинур Йосыпова. 

Буа шәһәре, 15 май.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев