Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Әти булдыра!” конкурсы башлана. Буалы әтиләр нәрсә булдырганын ФОТОлардан карагыз!

Без күптән түгел “Әти булдыра” дигән чираттагы бәйгебезне игълан иткән идек.  Аның кысаларында 7 заявканы кабул иттек.

1. Сергей Алексеев. Буа шәһәре. Улы Данила белән алар видео җибәрделәр. Кадрлардан күренгәнчә, әти белән улы утынны кисеп ташу эше җиңел башкаралар.

2. Юрий Пыркин. Буа шәһәре. Чын спортсмен! “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” дигән гыйбарә буенча яши.

3.Ирик Садыйков.  Буа шәһәре. Ирикнең агачлардан могҗиза ясавын белә идек инде. Оста кулның эшләрен фотолардан карагыз.

   

4.Рөстәм Хәйретдинов. Татар Буасы авылы. Ул әлеге авылның “Чуар тавык” балалар бакчасына агачтан ябалак ясап бүләк иткән.

5.Әлфәт Хөсәенов. Буа шәһәре. Объект проектлары сызымнарын сыза һәм аны кәгазьдән ябыштырып ясый.

6.Рамил Хөснетдинов. Иске Тинчәле авылы. Рамил умартачылык белән ныклап шөгыльләнә.

  

7.Марат Алиуллов.  Буа шәһәре. Кызы Гөлназ болай дип язган: “Минем әтием алтын куллы, йорт та төзи, бишек тә ясый ала”,  дигән.

  

Әтиләр өчен тавыш бирү дүшәмбе, 18 февральдә, Инстаграмдагы безнең buinsk.bayrak аккаунтында башлана. Алдан ук язылыгыз, туганнарыгызга, дусларыгызга әйтегез. Иң күп “лайк” җыйган әтине җирле телевидение, “ВКонтакте” челтәрендәге төркемнәр, инстаграм аша котлаячакбыз. Әтиегезгә 23 февральгә күңелле бүләк ясагыз!

Тавыш бирү 20 февраль көнне сәгать көндезге 12дә тәмамлана. Ә җиңүчене бәйрәм алдыннан 22 февраль көнне котлаячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев