Әти кеше элеккеге хатыныннан 4 айлык баласын урлап киткән
Узган җомгада 22 сәгать 30 минутта ир-ат тагын ике әшнәсе белән шәһәрдә яшәүче элеккеге хатынының өенә бәреп керә дә һәм, үтерү белән янап, 4 айлык уртак балаларын алып чыгып китә. Баланың әнисе кичекмәстән районның полиция бүлегенә хәбәр итә. Полицейскийлар икенче көнне көндезге сәгать 12дә баланы әти кешенең Иске Суыксу Выселкасы...
Узган җомгада 22 сәгать 30 минутта ир-ат тагын ике әшнәсе белән шәһәрдә яшәүче элеккеге хатынының өенә бәреп керә дә һәм, үтерү белән янап, 4 айлык уртак балаларын алып чыгып китә. Баланың әнисе кичекмәстән районның полиция бүлегенә хәбәр итә. Полицейскийлар икенче көнне көндезге сәгать 12дә баланы әти кешенең Иске Суыксу Выселкасы авылында яшәүче элеккеге таныш хатын-кызы өеннән табып алалар. Сабый район үзәк дәваханәсендә медицина тикшерүе үткәннән соң, аның сәламәтлегенә бернинди зяын килмәве ачыклангач, әнисенә кире кайтарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев