Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Төнге янгыннан соң урамда калган Лилия Зыятдинова  кечкенә генә ярдәм өчен дә рәхмәтле булыр идем, ди (+фото)

4еннән 5 декабрьгә каршы төндә шәһәрнең Кече Яр буе урамында яшәүче Лилия Зыятдинованың йортында янгын чыкты.

Үзе  очраклы кешеләрнең ялкынны күреп алып, йокыдан уятулары рәхмәтендә генә исән калуын әйтә. Бу кайгылы көннәрендә күпләгән буалылар анарга ярдәм итәргә ашкына. Лилия Әлтәфовна күз яшьләре аша һәркайсына чиксез рәхмәтле булуын әйтә. Бүген тирә-күршеләре, аны беләгән һәм бөтендәй ят булган кешеләр йортының түбәсен сүтергә керештеләр. Азрак җыелган акчага үзе төзелеш материаллары кайтарту хәстәрен күрә.

-Чын йөрәгемнән әйтәм, дөньяда ят кеше хәсрәтенә битараф булмаганнар күп икән. Беркөнне кара корымга баткан йортыма килеп, калтыранып эченә керсәм,  анда тәрәзәләр куеп яталар иде. Берни дә әйтә алмадым, күз яшьләремә генә буылдым. Рәхмәт, сезгә, кешеләр, Ходай изгелегегезне меңе белән кайтарсын! Миңа бер җылы сүз дә кадерле,- ди ул.

Лилия Зыятдинова бүгенге авыр заманда ачыктан-ачык ярдәм сорарга бик уңайсызлана. Буалылар беркайчан да кеше кайгысына битараф калмады. Хәленнән килгән кадәр ярдәм итәргә ашыкты. Тамчыдан күл җыела диләр бит. Якташларыбыз, бу очракта да  хәлебездән килгән кадәр...

Акча күчерү өчен исәп-хисап счетлары:

“Сбербанк картасы”: 2202 2003 3358 0353

“Ак Барс” картасы:  2200 5301 3038 1056

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X