Байрак
  • Рус Тат
  • Төнлә Норлатта янгын чыкты (+ фото)

    Буа янгын частена бу хакта хәбәр "Глонасс+112" системасы буенча төнге 12 туларга 18 минутта килеп ирешә. Ут шпалдан эшләнгән сарайга элә. Аның эчендәге сыер белән үгезне хуҗалар янгын сүндерүчеләр килгәнче чыгаралар. Янгын нәтиҗәсендә сарайның түбәсе яна һәм диварлары көя. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе инспекторы Айдар Хәйруллин...

    Буа янгын частена бу хакта хәбәр "Глонасс+112" системасы буенча төнге 12 туларга 18 минутта килеп ирешә. Ут шпалдан эшләнгән сарайга элә. Аның эчендәге сыер белән үгезне хуҗалар янгын сүндерүчеләр килгәнче чыгаралар. Янгын нәтиҗәсендә сарайның түбәсе яна һәм диварлары көя. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе инспекторы Айдар Хәйруллин сүзләренә караганда, бәла электр җиһазын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана. Ә утның таралуына аны соң күрү һәм соң хәбәр итү сәбәпче булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: