Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

ТНВда яңа сезонда ТӨП-22 яңалык, нинди тапшырулар үзгәрә?

1. ТНВда моңарчы 60лап тапшыру эшләп килгән. Яңа сезонда да шул чама калачак, әмма иске тапшырулар урынына яңалары чыгачак. 2. "Манзара" тапшыруында баш мөхәррирләр каланчасы сыман яңа сәхифә чыгачак. Анда татарның төрле газета-журналлары баш мөхәррирләре һәм журналистларына ачык мөнбәр биреләчәк. 3. "Народный будильник" тапшыруы урынына «Здравствуйте!» дигәне чыга башлаячак. Ул...

1. ТНВда моңарчы 60лап тапшыру эшләп килгән. Яңа сезонда да шул чама калачак, әмма иске тапшырулар урынына яңалары чыгачак.

2. "Манзара" тапшыруында баш мөхәррирләр каланчасы сыман яңа сәхифә чыгачак. Анда татарның төрле газета-журналлары баш мөхәррирләре һәм журналистларына ачык мөнбәр биреләчәк.
3. "Народный будильник" тапшыруы урынына «Здравствуйте!» дигәне чыга башлаячак. Ул мәгълүмати-күңел ачу булыр дип көтелә.
4. "Музыкаль дистә" урынына "Кайнар хит" чыгачак. Аны Айсылу Габдинова алып бара. Хит-парад "Болгар радиосы" эфирыннан чыгып төзелә. Тапшыру саен иң әз тавыш җыйган клип урынына яңасы өстәләчәк.
5. ТНВ каналы "Пирамида"да ай саен "Болгар" радиосы концерты дигән тамаша оештырачак. Аны телевизор караучылар да күрә алачак. "Җомга киче"нә алмашка килгән проект бу.
6. "Яшьләр тукталышы" кала. Әмма аның сәхифәләре, контентлары үзгәрә.
7. ТНВ 6-7 спектакль төшергән, театр архивларында сакланган 10лап спектакльгә ТВдан күрсәтү хокукы алган. Шимбә көн көндез ТНВда спектакльләр күрсәтеләчәк.
8. "Яшьләр Онлайн" тапшыруы урынына "Таяну ноктасы" булачак. Алып баручысы - Венера Иванова. Сентябрь ахырыннан һәр шимбә кичке алтыда карагыз.
9. "Мәдәният дөньясында" тапшыруы үзенең тематикасын ике тапшыруга бүлешә: "Таяну ноктасы" һәм "Ком сәгате"нә. Гүзәл Сәгыйтова соңгысының редакторы булачак.
10. "Ком сәгате"н Данил Гыйниятов алып бара. Беренче кунак Рафаэль Хәкимов иде. Алдагы чыгарылышларга Фәндәс Сафиуллин, Айдар Хәлим киләчәк.
11. "Караоке Баттл" урынына "Җырлыйк әле" кайтачак. Алып баруын Рөстәм Гайзуллин алып барачак, әмма Нәҗип Бәдретдинов да эшләячәк бу тапшыруны. Беренче чыгарылыш әле октябрьдә генә көтелә.
12. "Яшь ТНВ" язмышы әлегә билгесез. Аның буенча югары даирәләрдә сөйләшү алып барыла.
13. "Дин вә хәят", "Җомга вәгазе", "Нәсыйхәт" проектлары урынына җомга көннәрне иртән "Нәсыйхәт" сәхифәсе чыгачак. Шулай ук "Хозур" студиясе әзерләгән блок та булачак.
14. Ләйсәнә Садретдинова "Татарлар" тапшыруының җитәкчесе итеп билгеләнгән. Роза һәм Эльвира белән бергә бу тапшыруны Илнар Хөснуллин да алып барачак. Моңарчы ул "Манзара"ны алып бара иде, хәтерлисезме?
15. ТНВның гел татарчага күчүе турында мәгълүмат әлегә юк. Аның каравы, "ТНВ-Планета" гел татарча сөйли.
16. "Адымнар"дан көлкеле мультперсонаж Шомбай бүтән эфирга чыкмаячак. Контракт озынайтылмаган.
17. "Хәбәрләр"дә бик профессиональ команда эшли, дип саный Данил Гыйниятов. Ә титрларның агрессив кызыл төстә булуын ул дизайнерлар карамагына калдырды.
18. ТНВ татарча һәм русчаны 50:50 сөйли икән. Вакыт буенча исәпләсәң, шулай чыга.
19. ТНВ худсоветы 11 кешедән тора. Аларның исемнәрен әйтмиләр, әмма аларның һәркайсы ТНВда эшләве мәгълүм. Якын киләчәктә читтән төзелгән состав та булачак ди.
20. Кич саен "Кичке аш" тапшыруы чыгачак. Өстәл артында интервью.
21. "Башваткыч"ка тимәгәннәр, Зөлфәт Зиннуров үз эшен дәвам итә.
22. "Переведи" тапшыруында машина уйнатырга уйлыйлар. Әмма бер турда түгел, ә күп этаптан торган бәйгедә. Бу - Илшат Әминов идеясе.
Матбугат. ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X